тора. «А» да юк, «б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.
Дуамал көчләре ташып торган яшь юләр егетләр, гаепленең кем икәнен ачыклап тормастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек акаешып карашып торалар да, Нәкыйп «кем исән кала, кыз шуңар була» дип, җан авазы чыгарып кычкыруга, хисләрен йодрыкларына төйнәп, аякларын, маңгайларын эшкә җигеп, борыннарыннан шарлап кан китеп, шешенеп беткәнче сугышалар. Нәкыйп көндәшенең ияк астына үрелә, бот арасына тибәргә тырыша, Талип үз югарылыгыннан «бүтәкә»нең башын, иңнәрен төя. Көндәшләр тәмам хәлдән таеп, җирдә авыр сулап ятканда, тилеләр орышын елмаеп багып торган сценарий авторы сөйгән егете алып биргән француз туфлиләре үкчәсендә зырылдап әйләнә дә «кстати, тамаша кызык булды, рәхмәт сезгә, тик мине әти-әни хәерчеләр өчен үстермәгән, мин башканы яратам, мине артык борчымавыгызны үтенәм, чао» дип китеп тә бара. Аякка күтәрелерлек тә көчләре калмаган, язмышларына ярык тагарак кына насыйп икәнлекне гарьләнеп, үрсәләнеп аңлаган, шул ук вакытта өсләреннән ниндидер йөкнең төшүен сизенгән, кызның җылы тәне урынына яралар, кара тимгелләр алып, бит сыйпап калган көндәшләр борыннарыннан килгән хәләл каннарын сөртеп, тормышның әле дә дәвам итүен, кыз ташлап кына ахырзаманның җитмәвен калебләре белән сиземләп, яткан җирләреннән бер-берсенә карашып көлеп җибәрәләр.
Беренче булып Талип телгә килә:
– Минем әти, ике чәүкә сугышканда, кара карга тук була, ди торганые. Хәзер генә бу мәкальнең мәгънәсен аңладым. Без үләксә өчен сугышкан чәүкәләр булабыз, ә сөеклебез кара карга кочагына чумды, шул кирәк без мәхлукларга.
Нәкыйп, үрмәләп диярлек Талип янына килеп, киләчәк дуслыклары наменә кулын бирә:
– Әйдә, каныбыз тамган, мәхәббәтебезне күмгән җирдә гомерлек дус булырга ант итешик. Бер дә борчылма, безгә насыйп кызлар үсә торсын! Тулай торагыбызга кереп, юынып алыйк та, үзебезне тәртипкә китереп, Маяковский клубына тансыга юл тотыйк.
Килешү янәдән каты итеп кул кысышу белән раслангач, бер-беренә карашалар да «карале, ничек кызык итте безне бу кызый», «бик хәйләкәр нәмәстәкәй булып чыкты шайтан», «мичтән әле генә алынган итле пәрәмәч безгә тәтемәде шул, рәхәтен башкалар күрәчәк» кебек сүзләрне кабатлый-кабатлый, сагышлары, көенү-үкенечләре, эчке моңнары чыгып беткәнче, туктала алмыйча көлешәләр. Очраклы узып баручы туктап, боларга карап, бармагын чигәсенә тидереп тора башлагач кына, аңнарына килеп, капылт борылып, тулай тораклары ягына китеп баралар.
Бертуганнар арасында да сирәк очрый торган көнләштерерлек, гыйбрәтле дуслык менә шундый моңлы шартларда туа.
Тормыш юллары төрле юнәлешләрдә дәвам итсә дә, Нәкыйп белән Талип бер-берсен югалтмыйлар, хәлләрен белешеп, туйларында биешеп, бәбәйләре өчен шатланышып яшиләр. Заманалар үзгәрү нәтиҗәсендә дөньяга карашлары төрлечәрәк булу да дуслыкларына кара тап төшерми. КПСС бетеп, СССР таркалып, үткәнне сүгү, тоташ кире кагу алдынгы