шәһәрләрен алуда, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальда ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпиталләрдә ятканнан соң инвалид булып кайта. Сугышка кадәр эшләгән Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.
Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек була. 1973 елдан Чиләбедә яши.
Әхмәт Рафиков татар һәм башкорт язучыларының Акмолла исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче әгъзалары арасында була. Аның шигырьләре “Чиләбе чишмәләре”, “Сөенеч”, “Чиләбе моңнары”, “Дуслык тирмәсендә” дигән шигырь китапларында басылып чыкты. “Күңелдәге уйлар”, “Миләшләр”, “Тормыш дәрьясында”, “Шигырьләр” “Мәңгелеккә үтеп барышлый” дигән шигырь китаплары, “Калугадан Берлинга кадәр”, “Галия”, “Если можешь, прости!” исемле прозаик әсәрләрнең авторы.
Әхмәт Рафиков үзенең шигырьләрендә яшәү матурлыгын тормышта ничек булса, шулай чагылдыра. Бу аның эчке халәте, табигый хисләре. Ул бу хисләрне, тойгыларны, күренешләрне табигатьнең үзеннән алып яза. Аның шигырьләре оптимистик рух, һәр кемгә таныш, якын моң белән сугарылган.
Шагыйрьның туган авылы Иске Камка, үскән җире Уракчы кече Чирмешән буенда урнашкан. Ул күп кенә шигырьләрендә табигатьнең шул матур
почмагы турында яза. Ул юллар туган якны өзелеп ярату, сагыну хисләре белән тулганнар.
Әхмәт ага ветеран буларак та, сугыш әфәтләренә багышланган күп шигырьләр яза.
Беренче прозаик әсәре “Калугадан Берлинга кадәр” диеп атала. “Сугыш хикәяләре” аерым китап булып чыкса да, беренче язган повестьның дәвамы диеп кабул итәрлек. Чөнки икесе дә Әхмәт аганың сугыш еллары көндәлеге.
Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатьнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, аның тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә, прозаик әсәрләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.
Зур тормыш шигърияте
Шагыйрьләрне: бусы әйбәт яза, ә бусы – начар, дип бүлү мөмкин түгел. Һәр шагыйрьнең бөеклеге – аның үзенчәлегендә. Мисал итеп танылган әдипләр иҗатын алсак, әйтик, Равил Фәйзуллин – парадокслы афорист, Харрас Әюп – җырчы, Рәшит Әхмәтҗан – якты сагыш… Кайчак иң зур шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә теге яки бу укучыга ошап бетмәгән җирләр була, ләкин нәкъ менә шул һәр талант иясенә хас үзенчәлек көче җитешсезлекләрдән куәтлерәк булып чыга, һәм чын шигъриятнең кыйммәте дә шунда.
Әхмәт ага Рафиков шигырьләренең асылы нәрсәдә? Зур тормышның ачы һәм татлы тәҗрибәсе, дияр идем мин. Әйе, ул профессиональ шагыйрь түгел, шуңа күрә, әдәбият белгечләре күзлегеннән караганда, шигъри юлларның камил булып җитмәгәннәре дә очрап куядыр. Ләкин:
Әллә инде олыгайган саен
Яшәү көче арта барамы?
Шигырь язу тик утыру түгел,
Яшәү өчен көрәш – чарамы?
Шул юлларны укыгач, бу авторның озын һәм катлаулы тормыш юлын узган кеше генә түгел, тирән акыл иясе дә икәнлеген аңлый башлыйсың, һәр акыл иясенә хас җан тынычлыгы белән фикер йөртә ул тормыш чынбарлыгы турында:
Гомер буе уйда кеше,
Гомер буе чагыштыра.
Бер уйласаң, үткән гомер —
Күңелле бер сагыш кына.
Яки:
Мәңгелеккә килми бер кеше дә,
Мәңгелеккә ул китә генә.
Шул ук вакытта «күңелле бер сагыш кына» булып үткән гомернең бөек мәгънәсе, дәвамы бар:
Мәңгелегем шулдыр минем:
Оныкларым бер төркем.
Әхмәт Рафиков шигырьләрендә туган як, табигать күренешләре, ел фасыллары да байтак урын алып тора. Шагыйрь бит ул шул ук рәссам, художник, бары тик буяулар, пумала урынына шагыйрь кулында каләм hәм туган телебезнең сүз байлыгы.
Тагын җырлыйм тургайлар турында,
Әллә тургай җене кагылган.
Сары чәчәк баскан пар кырында,
Бармы икән,
Тургай җырын миндәй сагынган.
Зәңгәр күктә акчарлаклар оча,
Тияр-тимәс ак болытларга.
Чиксез иркен анда, чиксез бушлык,
Теләгәнчe кыелып очарга.
Күкне каплап болыт йөзә,
Текә ярга дулкын кага.
Күктә янган йолдызлардан
Серлерәк ни бар дөньяда?
Яшенле болытлар килә,
Җилли,