аның шигриятендә тетрәндергеч трагедияле дә, елмайдырырлык кызык шигырьләр дә байтак.
Мәсәлән, аның сатирасыннан бер мисал – сәяси убырлар образы:
Элек түрә иде обком, партком,
Хәзер дә бар андый түрәләр:
Кызыл кабыкларын салдылар да,
Чиркәүләрдә тәре үбәләр.
Ләкин Әхмәт ага шигырьләренең укучыга иң нык тәэсир итә торганнары – сугыш шигърияте. Монда автор сугыш турында ишетеп белгән яки хәтта күреп белгән түгел, ә хәрби хәрәкәттә үзе катнашкан, кан түккән, күп тапкыр тормышы кыл өстендә калган, ләкин үлемне җиңеп чыгарга көч таба алган кеше.
Брян урманнары гел баткаклык,
Кошлар гына очып үтәрлек.
Ә без үттек.
Үттек агач түшәп,
Машиналар, туплар үткәрдек.
Бу шигырьләрдә сугыш чынбарлыгының иң тетрәндергеч мизгелләре:
Үз тормышың кыл өстендә булган,
Фашист безне утка тотканда.
Ут эченнән читкә сөйрәгәнсең,
Ташлап калдырмыйча дошманга…
– Мә, эч… – дидең,
Бер йотым су бирдең.
– Тагын… – дидем.
Авыр суладың.
Янә өстерәдең ут эченнән.
Мин: «Су…» – дидем.
Син ник еладың?
Яки менә мондый шигырьне үзе шуны кичермәгән кеше яза аламы:
Минскиның Партизан урамы,
Урам тулы гаскәр агыла.
Ат өстендә барам.
Минчанкалар
Аягыма килеп сарыла.
Сугыш эпопеясенең тагын бер мизгеле:
Яу кырында ярсып атлар чапты,
Гөрес-гөрес килеп туплар атты,
Кешнәделәр атлар, ыңгырашты,
Яраланып ауды, сыкрап ятты.
Гөмүмән, Әхмәт Рафиков иҗатында ат образы бик җылы hисләр белeн тәсвирлана. Ат Әхмәт ага өчен якын дус та, союздаш та, көрәштәш тә. Чөнки бу – тормыш тәҗрибәсе, фронтовик – шагыйрь язмышының бер өлеше.
Ат өстендә үттем сугыш юлын,
Һәрчак булды минем юлдашым.
Аз сөртмәдем яраланган атның
Каны белән аккан күз яшен.
Атлар еламый дип кемнәр әйтә?…
Сугыш аркылы үтәргә туры килгән һәр ватандашыбыз кебек үк, Әхмәт абый да гомер буе фронт хатирәләренең эзерлекләвенә чыдап яшәргә мәҗбүр:
Илле ел бит,
Төшләремә кереп,
Фашист белән сугышып уянам.
Шул ук вакытта бөтен каһарманнарыбызга хас горурлык хисе кайнап тора бу шигырьләрдә:
Яшьлегебез утта янды, диеп
Яманламыйм узган гомерне:
Мин – җиңүче, диеп горурланам,
Штурмлап алдым Берлинне!
Әхмәт Рафиковның шигырьләрен укый-укый шундый нәтиҗәгә киләсең: бу аерым шигырьләрдән тупланган җыентык түгел, ә зур бер поэма. Гаять зур, бер гасырны үз эченә алган тормыш турында. Ватан турында. Табышлар һәм югалтулар турында, мәхәббәт һәм яшәү тәме турында.
Туган як
Белмим
Миндә нинди кан агадыр,
Мишәр микән, әлләме нугай,
Әллә микән болгар бабамныкы?
Алар