аланында, аның да урта бер җирендә үсеп утырган бу имән безнең юл өстендә, промысел территориясендә иде. Мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов – кушаматы белән әйтсәк, Хыялый Хәйрүш – безне көн саен иртән әнә шул имән янына җыя да, узган бер тәүлек эчендә кайсы операторның күңелендә нинди уй туган, шуларны сораша. Без сөйлибез. Хәйрүш шуларның барысын үстермәгән «мыегына чорный», ә без, үзебезне яңарып, сафланып киткәндәй хис итеп, эш урыннарына таралабыз.
Имәнгә без «девон имәне» дип исем куштык. Моннан өч йөз илле миллион еллар элек булган девон дәверенең нибарысы җитмеш яшьләрдәге имәнгә ни катнашы бар дисезме? Әйе, бер уйласаң сәеррәк шул: девон дәверендәге абага үләннәре дә бит инде, бер чакрым калынлыктагы тау токымнары астында калып, әллә кайчан ташкүмергә әйләнгән. Без ул кадәресен беләбез. Бу исем үзеннән-үзе килеп чыкты. Өлкән операторыбыз Николай Петушков, шулай бермәлне имән күләгәсендә геологиядән имтиханга әзерләнеп утырганда: «Их син, девон имәне! Менә минем өчен кичке техникумда имтихан бирсәң икән син…» – дип уфтанып әйтеп куймасынмы! Китте шуннан, девон имәне дә девон имәне!
Без барлык шатлык-кайгыларыбызны девон имәненә алып килергә өйрәнеп киттек. Нефть чыгару планын арттырып үтибезме – имәнле аланга бәләкәй бер агач утыртабыз. Егетләрдән берәрсе кичке техникумны бетереп чыгамы – тагын берне утыртабыз. Биш ел узар-узмаста имән янында бәләкәй агачлар шундый күп җыелды, имәнле алан үзенең операторлары, өлкән операторлары, мастеры булган безнең бригадага охшады да калды.
Бик күп сөенечләрне ишетте бу имән. Ләкин имән минем үземә бәхетсезлек алып килде, мине җаннан кадерле кешемнән аерды. Бу шактый ук озын вакыйга, шуңа күрә баштанаяк сөйләп бирмәсәм аңлашылмас.
Җәүдәт Галиәхмәтов институт бетереп бригадага кайтасы көнне дә без шул имән янына җыелган идек. Мин, билгеле, гадәтемчә, алданрак килдем. Яратам мин иртәнге сәгатьләрдә, имән башына менеп, Гүзәлияне каршы алырга. Ак кәүсәле каеннар арасында аның кызыл косынкасын күрү – минем өчен әйтеп бетергесез куаныч. Менә ул иелә-бөгелә чәчәкләр җыеп килә, менә ул, зифа буе, сылу гәүдәсе белән җиңел генә атлап, кулына зәңгәр чәчәкләр бәйләме тотып, урман аланы аша имәнгә якынлаша… Ә бүген ул килмәде. Әллә авырды микән? Берәр бәлагә тарымадымы? Башка юлдан килмиме дип, тирә-ягыма күз салдым.
Аста операторлар патшалыгы җәелеп ята (промыселны без үзара шулай дип йөртәбез!). Урман өсте – күгелҗем-зәңгәрсу. Промысел вышкаларының әле беленер-беленмәс шәүләләре генә бар. Еракта, әллә кайларда булып күренгән газ-бензин заводының градирнясыннан аксыл пар күтәрелә. Әнә шул пар бөркеп утыручы градирнялар миңа бәләкәй чакта Бөгелмә станцасында тәүге мәртәбә күргән паровозларны хәтерләтә…
Имән башында Гүзәлияне көтеп утырганда, алан буйлап ашыгып кына килгән ак сакаллы бер картны күреп алдым. Кулында – кәкре башлы кара таяк, өстендә – күк җилән, башында – ямьшәйтеп кигән киез эшләпә. Имәнгә җитәрәк туктады, таягын култык астына кыстырып, беравык сүзсез генә басып торды. Аннары имән тирәсеннән әйләнеп чыкты да, тагын бертын сүзсез басып