мыскыллы караш белән озатачаклар. Шушы уйлар күңелемнән узды, һәм мин үзем дә сизмәстән сызгырып җибәрдем. Зөбәрҗәт, кыргый җәнлек күргәндәй, куркынып, җыерылып куйды.
– Нәрсә сызгырасың? – диде Хәйрүш.
– Булмый, мастер.
– Ничек булмый?
– Сәнгать сәнгать инде ул, без – без…
– Ничек аңларга моны?
– Сәнгать – нәфислек, ә без – дегет мичкәләре!
Хәйрүш, җитдилеген онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Ишетәсеңме, Зөбәрҗәт?! Дегет мичкәләре!.. Әгәр бу мичкәләрнең берәр кат мазутын кырып төшерсәң, һәй, юләр! Боларның һәркайсыннан чаптар ат кебек ярсып торган кайнар йөрәк килеп чыга. Белмибез, егетләр, дәрәҗәбезне. Юк, белмибез! Соң, менә, Сәләхи, сине генә ал. Әйтик, Зөбәрҗәт синең портретыңны язды ди…
– Кемгә кирәк минем портрет? – дидем мин, ашыгып.
– Юләр син. Хыяллана белмисең. Бөтен дөньяда коммунизм булгач, барлык буржуйлар кабергә күмелгәч, коммунизм кешеләре Зөбәрҗәт туташның портретына карарлар да әйтерләр: егерменче гасыр уртасында Кәлимәт шәһәрендә почык борынлы бер оператор яшәгән, әнә шул оператор, ягъни Сәләхи, мәхәббәт дигән нәрсәне танымаган, кызларга якты чырай күрсәтмәгән, ә үзе җир мае сеңгән куртка киеп йөргән, төн йокыларын калдырып, кичке техникумда укыган, ә менә ул чыгарган җир мае нинди корабларны космоска күтәргән, диярләр. Әйтерләрме шулай? Булырмы?
Безнең Хыялый Хәйрүшебезнең әнә шулай тузга язмаган нәрсәләр белән бригаданы мавыктырып, тормышның төрле чүп-чарыннан безне югарырак күтәрә белә торган гадәте бар иде. Ул моны безнең күңелләрне күтәрү өчен генә эшләми, ул үзе дә ихлас ышанып, әнә шул булачак заманга бөтен күңеле белән күчеп сөйли иде. Шуңа күрә бу юлы да егетләр барысы берьюлы, аңа җавап итеп:
– Булыр! – диделәр.
Бу хәл Зөбәрҗәтне дә дулкынландырып җибәрде. Сүз кушарга теләп булса кирәк, ул минем янга килде. Әмма шул мәлне, гадәтенчә, Шәйхаттар явыз эшне бозды. Ризыктан бушап калган сумкасын ул җилкәсенә элде дә, Хәйрүшнең каршысына ук килеп:
– Син безне, мастер, хыялланып утырырга чакырдыңмы, әллә эш турында сөйләшергәме? – диде.
– Вакытлы кисәтү, – диде Хәйрүш, җитди тавыш белән, һәм Шәйхаттарның шактый зур булып беленеп торган корсагына карап дәвам итте, – ләкин нефть маңгай тире белән генә чыкмый, профессор иптәш. Нефть акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! – Шундук кызлар ягына борылды. – Мин сезгә, чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Иртәгә складтан барып алырсыз, ярыймы?
– Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.
– Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.
– Нинди бәйрәм?
– Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!
Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:
– Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!
Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп