Айсылу Имамиева

Төпчек бала (җыентык)


Скачать книгу

Аңа кушылып, язгы кояш та куанды булса кирәк, төссез болытлар арасыннан ялтырап килеп чыкты да елмаеп җибәрде. Ә аяк астындагы күлдәвекләргә, эреп бетәргә өлгермәгән кар өемнәренә, бөреләре бүрткән агачларга һәм яр буенда салына башлаган мәчет нигезенә кояш белән бергә карагач, Кадриянең әллә елап, әллә җырлап җибәрәсе килде. Сигез яшьлек бала акылына шулкадәр тәэсир итәрлек вакыйга! Әбиләренә кунакка кайтканда, Казанга циркка, зоопаркка барганда күргәне булса да, үз авылларында мәчет күргәне юк иде шул Кадриянең. Һәм менә аларда да мәчет салына башлаган!

      – Мәчет ул – изге урын, анда намаз укыячаклар. Исеңдәме, теге вакытта газетадан укыган идем авылда мәчет салыначагы турында, – диде әнисе.

      – Истә, – диде, матур итеп эшләнгән мәктәп стена газетасын күз алдына китереп, Кадрия.

      – Без ул газетаны укучылар белән бергәләп әзерләгән идек бит, кызым. Шунда зур сыйныфларда укучы кызлар «Авылда мәчет булырмы?» дигән мәкалә яздылар. Бик олы әби, бабайлардан элеккеге мәчетнең нинди булганлыгы, кайсы урында урнашканлыгы турында сораштылар.

      Кадриянең әнисе мәктәптә укытучы булып эшли. Өстәвенә ул – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Шуңа да мәктәп тормышында булган хәлләр Кадриягә аеруча якын һәм таныш. Мәктәптә әнисе җитәкчелегендә ай саен чыга торган стена газетасын да ул түземсезләнеп көтеп ала. Аннары әнисеннән һәрбер мәкаләнең эчтәлеген сөйләргә сорый. Менә бу юлы мәчет турындагы мәкалә хакында кабат сөйләшеп алдылар. Дөрес, аның өчен әнисенә җавап бирергә дә туры килде.

      Яз башында мәктәпкә республикакүләм зур тикшерү килгән иде. Мәктәптә бәйрәм диярсең, бар дөнья ялтырап торды ул көннәрдә. Кадрияләр сыйныфы да кошлар көненә багышланган матур ачык дәрес күрсәтте. Ә ыгы-зыгылы көн узып барганда, тикшерүчеләр инде кайтыр юлга әзерләнгәндә, районнан килгән бер абый кунаклар алдында Кадриянең әнисе Рәйханага кинәт кенә кискен кисәтү ясады. «Мәктәп белән мәчетнең бернинди дә бәйләнеше юк, зур хата ясагансыз бу мәкаләне әзерләп! Кем укучылардан шушы темага яздырта инде?» – дип тезеп китте ул. Рәйхана акланырга тиешлеген аңлады. «Мәчетнең кеше тәрбияләүгә турыдан-туры катнашы бар. Һәр авылда иман йорты булырга тиешлеген күбебез аңлыйдыр дип беләм. Укучыларыбыз да бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Ата-аналар да бу мәсьәләгә битараф түгел. Мәктәп мәгърифәт учагы булса, мәчет – иман йорты. Икесе дә кешене кеше итү өчен хезмәт итәләр». Әмма Рәйхананы бүлдереп: «Кирәкмәс сүзләр сөйлисез», – дип бармак янады мәгариф бүлегеннән килгән тикшерүче. Коридорда киеренке тынлык урнашты. Берәү дә Рәйхананы яклап бер сүз дә әйтмәде. «Ярар, сезнең белән бу хакта аерым сөйләшербез», – диде абзый кеше, тамак кырып, һәм, барысыннан да алгарак чыгып, тиз-тиз генә баскычтан төшеп  китте.

      Рәйхана хәлнең җитдилеген шунда ук аңлап алган иде. Борчылуы дөрес булып чыкты. Икенче көнне аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Ни өчен бит әле! Атеизм