Айсылу Имамиева

Төпчек бала (җыентык)


Скачать книгу

тырышып атлыйлар. Һавада бөтерелгән ике күбәләк тә нәкъ алар төсле, канатларын бергә туры китерергә тырышып җилпи. Табигатьнең төгәллеге сокландыргыч… Күбәләкләр яз башы дип тормаганнар, очарга чыкканнар. Әле яз җепшеклеге кибеп бетәргә өлгермәгән сукмак буйлап берсен берсе меңнәр арасыннан тапкан ике яшь җан атлый.

      – Миңа кияүгә чык әле! Ризамы?

      Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койдылармыни! Шундый сәер сүзләр. Әле алар яңгыраганнан соң үз-үзен күпме үчекләп йөрде бит ул. Көзгегә карыйсың да: «Әйдә, кияүгә чык», – дисең, шул чакны бигрәк сәер булып китә дә куя.

      Күп көннәр узды, күп мәшәкатьләр артта калды. Ул кияүгә чыга. Чиксез ихлас бәхет. Тик алар бергәләп чит җиргә китәчәкләр. Яратуы хакына ул туган җиреннән аерылырга риза. Үз җанының аның җанын тоеп, сөйгән яры белән бергә матур гаилә булып яшәве бар дөньясыннан да кадерле…

      Ишек

      Университеттагы дәресләр соң гына бетте.

      Кайтканда ук ашыйсы килгәнемне сиздем. Тик безнең бүлмәдәгеләрнең әле берсе дә күренми. Болай булгач, ашарга пешерү үземә  генә кала инде. Кухняда хәзер час пик. Студентлар гөж килә! Мин тиз-тиз генә бәрәңге әрчи башладым. Ә күрше Гөлнара ашы җылынганын көтеп утыра. Зәңгәр халаты өстеннән чәчләрен таратып салган, тәрәзә төбенә кунаклаган да аякларын болгый. Кем ризык янында шулай эшли инде, йә? Ачуым килә шуңа. Сагызын чыртлатып утырды-утырды да, уфылдап, миңа эндәшәсе итте:

      – Икенче як күршегез Фәрдиләнең нишләп йөргәнен син дә беләсеңме соң?

      – Юк, ә нәрсә? – дип соравына сорау белән җавап кайтардым.

      – Җанашым, әйтергә кирәк аңа, туры юлга кайтсын, – дип, тәрәзә төбеннән шуып кына төште дә, җылынган ашын тотып, ишеккә юнәлде Гөлнара. – Сез бит дуслар, карап торып юкка чыкмасын дигән идем инде, – дип тә куйды.

      Аптыраудан бәрәңгенең әрчелгән кадәресен генә газга утырттым да, туры Фәрдилә янына керергә булдым. Әллә ни күптәнге дуслар булмасак та, серләребез туры килә иде безнең.Тик көн дә безгә кереп чыгарга гадәтләнгән Фәрдиләнең инде берәр айлап күренгәне юклыгын уйлап куйдым. Төрле факультетларда укыгач, мин моңа артык сәерсенмәгән идем. Практика үтәргә берәр кая җибәргәннәрдер дидем дә әллә ни баш ватмадым. Гөлнараның бу мәгънәсез гайбәте генә айнытып җибәргәндәй итте.

      «Шак-шок, шак-шок» дип җавап кайтара ишек, мин шакылдаткан саен. Ниһаять, ул ачыласы итте. Бу минутта үз күзләремә үзем ышанырга теләмәдем. Бүлмә эченнән әллә нинди ямьсез Фәрдилә карап тора иде. Күз төпләре шешенгән, чәчләре тузган, күзләре туры карамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүмгә җыенуны белдерсә дә, кешеләрдә ихласлылыкны аңлата бит. Шуңа да мин күзгә туры карап сөйләшкәннәрен яратам. Ә Фәрдилә карашын читкә бора, үзе әле бу сүзгә, әле теге сүзгә тотынып сүз башламакчы була.

      – Сәлам, керсәм буламы? – дидем.

      Кызыксынулы карашымны тойды булса кирәк, тупас кына җавап кайтарды:

      – Нәрсә иде?

      – Хәлеңне белмәкче идем, күптән сөйләшкән юк.

      – Әле вакыт юк…

      Авыз ачып башка сүз әйтергә