Махмут Галяу

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)


Скачать книгу

ркү харам» дигән карашта торучы Габдулла исемле гаярь егете мондыйларга кискен итеп «Китмибез!» дип җавап бирде, без биредә, үз илебездә, хөр мәмләкәт булуын күрергә телибез, диде ул.

      Әмма шактый күбәүләр ахыр чиктә тугандаш кавем булган төрекләр иленә китү юлын сайларга мәҗбүр булдылар. Габдулла Тукайның яшьтәше – шул ук Арча төбәгенең икенче бер фәһемле егете Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – бу мөһаҗирләрнең күчеп китү сәбәпләрен, аларның диңгез артындагы тормышын киң колачлы әдәби әсәрдә сурәтләүне максат итте; Төркиядә дә сәяхәт кылып кайтып, моның гамәленә кереште, халкыбыз тормышының моңарчы әдәбиятыбызда яктыртылмаган сәхифәләрен киң сыешлы романнарында сурәтләп бирә алды. Һәм шушы эшчәнлеге аны һәлакәткә дә юлыктырды.

      Әйе, әдәбият халык язмышыннан аерылгысыз. Халкы нинди – аның тарихы да шундый, халкы нинди – аның язучылары да шуңа бәрабәр. Әдип, шагыйрь, халкы бәгыреннән өзелеп төшсә генә, аның үткәнен дөреслеккә тугры калып чагылдыра ала. Мондый талантлар теләсә кайчан тумыйлардыр да кебек. Алыйк 1886 елны гына: 1 гыйнварда Фатих Әмирхан, 26 апрельдә Габдулла Тукай, 8 сентябрьдә исә Мәхмүт Галәү дөньяга килгән. Алар янында тагын татар театрының нигезен салышкан Габдулла Кариев та бар. Чын мәгънәсендә бөекләр даирәсе. М. Галәү дә – шул бөекләр сафының бер вәкиле.

      Инкыйлабка кадәр язган әсәрләрен Мәхмүт еш кына «Мәрҗани» дип имзалаган. Бу очраклы түгел. Ул – халкыбызның бөек улларыннан берсе, күренекле рухани, дин галиме һәм зур тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең затлы нәселеннән. Мәхмүтнең бабасы Шиһабетдин хәзрәтнең бертуган энесе була. Әлбәттә, Мәхмүт мондый бабалары белән горурланган, аның белән бер фамилиядә булу яшь зыялы өчен зур мәртәбә саналган.

      Мәхмүтнең әтисе Галәветдин дә хәлфә-мөгаллим булган. Ул Ташкичү мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Мәхмүт тә шушы мәдрәсәдә укый. Аннан соң Казанның нәкъ менә «Мәрҗания» мәдрәсәсендә нигезле белем, шул заман өчен шактый әйбәт әзерлек ала. Шуннан соң 35 еллык мөстәкыйль тормышы һәм эшчәнлеге башлана. Шушы өч дистә ярым ел эчендә ул мөгаллимлек итә, басмаханәдә хәреф җыючы, журналист, корректор, нашир буларак та эшчәнлек күрсәтә, иң мөһиме, зур язучы булып таныла. Ник шулай киң эшчәнлек? Җавап ачык: татар өчен бик тә мөһим вакыт. Әнә Гаяз Исхакый, халык яшәеше бу көенчә барса, инкыйраз котылгысыз, дип кисәтә. Сәгыйть Рәмиев «Әй татар, бел, бетәсең! Бетмә, надан, туг яңадан!» дип оран сала. Галимҗан Ибраһимов та «хәзерге вакытны татарның таң вакыты дип атарга мөмкин» ди. Шулай булгач, Габдулла Тукай әйтмешли, бер җиңнән ике кул чыгарып эшләргә кирәк.

      М. Галәү дә шушы юлда төрлесен сыный. Һәммәсен колачлап алырга тырыша. Башта, татарның төп төбәкләреннән берсе Әстерханга барып, мөгаллимлек эшенә урнаша. Татар мәктәбендә балаларга белем бирә. Әмма укытучылык эше белән генә чикләнми. Ул анда яшәгән 1904–1907 еллар – илдә инкыйлаби вакыйгаларның нык күтәрелеш алган чоры. Мәхмүт тә демократик хокуклар яулаучы яшьләрнең йогынтысын сизә. Халык өчен ирек, күпчелекнең мәнфәгатьләрен яклаучы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үсеш – аның да идеалы. Шуңа күрә Әстерханда 1906 елда чыга башлаган «Борһанел тәрәкъкый» («Алгарышка дәлил») исемле газетада актив языша. Әлеге иҗтимагый-сәяси юнәлешле басма патша хакимияте тарафыннан күзәтү астында тотыла. 1907 елда, моның белән генә канәгатьләнмичә, М. Галәү үзе сатирик юнәлешле «Туп» журналын оештыра. Бу журналны өч саны чыгу белән ябып куялар. Мондый тынгысыз егеткә, шул ук вакытта сатирик каләмле журналистка мөгаллимлек эшен дә тыялар. Эшсез калган егерме бер яшьлек Мәхмүт татарларның тагын бер үзәге Оренбургка килә. Биредә ул унбер ел яши, ягъни 1918 елга кадәр. Билгеле булганча, бу шәһәрдә «Вакыт», «Шура» кебек, газета-журналлар чыга. Алар тирәсендә Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Ярулла Вәли, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Шакир Мөхәммәдев һәм башка зыялыларыбыз-язучыларыбыз тупланган. Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр аларга, язганнарын дөньяга ирештерү өчен, мөмкинлекләр тудыра. Мәхмүт Галәү дә әлеге басмаларның язышучылары арасында.

      Матди тормышын алып бару өчен, ул биш-алты ел Кәримев-Хөсәеновлар нәшриятында һәм сәүдә ширкәтендә хәреф җыючы, корректорлык, китап сатучы хезмәтендә дә мәшгуль була. 1914 елда исә «Белек» дигән нәшрият ача. 1915 елның гыйнварыннан «Кармак» исемле сатира-юмор журналын нигезли. Күрәбез: М. Галәү – шактый кыю, тәвәккәл кеше. Әстерханда «Туп» журналы белән авызы бер пешсә дә, Оренбургта яңадан шушы эшне башлап җибәрә. Бу журналның гомере озынрак була: ике ел яши. Барысы алты сан чыга. Биредә Шәехзадә Бабич, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири һәм башкалар үз әсәрләрен бастыралар. Шул рәвешле, М. Галәүнең оештыру сәләте аеруча ачык чагыла. «Белек» нәшрияты заман ихтыяҗын сизгер тоеп эш итә. Фәнни-популяр китаплар, мәктәп-мәдрәсәләр өчен кулланмалар, дәреслекләр дә басыла. М. Галәү үзе дә мондый хезмәтләрнең авторы була. Әйтик, аның «Төрки сарыфы», «Төрки уку» дигән дәреслек язып һәм хрестоматия төзеп бастырганлыгы билгеле.

      Әмма табигый генә, үз җаена барган эшчәнлек инкыйлаби хәл-әхвәлләр нәтиҗәсендә өзелеп кала. Тормышның барлык өлкәләрендә, бигрәк тә идеология мәсьәләләрендә үзәктән торып идарә итүгә күчү башлана. Мондый шартларда шәхси нәшриятлар да алга таба яши алмый. «Белек» нәшрияты, «Кармак» журналы ябыла. Шулай да М. Галәү бик үк югалып калмый. Ник дисәң, яңа хакимият халыкка