М. Мәһдиев, әлеге әдибебез турындагы мәгълүматлар эзләгәндә, Мәскәүдә яшәүче шушы Зәйнәп апаның адресын тапкан, хат алышкан. Зәйнәп апа алтмышынчы еллар ахырында дөнья куйган. Кызы Ләлә дә бүгенге көндә исән түгел икән инде. Зәйнәп апа белән Надыйр бергәләп М. Галәүнең архивын эзләп тә караганнар. Әмма нәтиҗә булмаган. Без, шул рәвешле, Зәйнәп апаның ахыргача иренә тугрылыклы булып калганлыгын күрәбез, язучыларыбызның мондый фидакяр хатыннары арасында аның да булганлыгын хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Менә без, хөрмәтле укучылар, Мәхмүт Галәүнең безгә билгеле булган романнарының бер түбә астында чыгарылуының тагын бер шаһиты булдык. Моның өчен Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ике романны берләштергән бу эпопея олы әдибебезне яңа гасырда яшәүче милләттәшләребез күңеленә тагын да якынайтуга хезмәт итәр дип ышанабыз.
Фоат Галимуллин,
филология фәннәре докторы, профессор.
Болганчык еллар
Ил тыныч чакта
I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып
Төш вакытлары җитәрәк, көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы, кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.
Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.
Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.
Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар.
Шулвакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады.
Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә, алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак прәннекләрне, шау-шу килеп, үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.
Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч прәннекне капчыгына кире салды да җиргә төште. Капканы ачып, атны керткәч, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң алар киң генә урамга