татарчалаштыруга күренекле тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов белән Рәис Даутов алына. Алар М. Галәүнең татарча басылган әсәрләренең тел-стилен нечкәләп өйрәнәләр һәм мөмкин булганча оригиналга якын итеп туган телебезгә киредән тәрҗемә итәләр. Ә инде 1929 елда чыккан «Чүлмәк тулгач» җыентыгындагы өзекләрне гомуми текстка табигый рәвештә кертеп урнаштыралар. Нәтиҗәдә 1968 елда әлеге ике роман бер китап булып басылып чыга. Бу М. Галәүне чын мәгънәсендә халкыбызга һәм әдәбиятыбызга яңадан кайтарды, әдипнең сүз сәнгатебездәге затлы урынын билгеләде. Әле тагын бер бурыч бар, ул да булса 1934 елда русча басылган «Кабулсай» романын туган телебездә чыгару.
М. Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Шөкер, хәзерге вакытта әдип мирасына карата Ә. Фәйзи, М. Максуд, Н. Юзиев әйткән теләкләр гамәлгә ашып бара. Алардан соң бу хакта Г. Бакир, Ф. Гыйльфанова, Г. Беляев, Р. Мостафиннар да гамьләнгәннәр иде. Бу җәһәттән Ф. Ганиева хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Аның «Әдип гомере» дигән мәкаләсе[5]М. Галәү шәхесе һәм иҗатының заман сынауларын лаеклы үтүе хакында саллы сүз буларак кабул ителгән иде. Шуларга Вахит Имамовның матбугаттагы чыгышын да өстәргә кирәк[6]. Эш шунда: 2016 елда, М. Галәүнең тууына 130 ел тулу уңае белән, Милли музей бинасында искә алу кичәсе уздырылды. В. Имамов белән бергә бу юлларны язучыга да әлеге мәҗлестә катнашырга насыйп булды. Әлеге чараның анда катнашучылар күңелендә тирән эз калдыруының бер сәбәбе кичәдә М. Галәүнең якын кешеләренең дә катнашуы иде. Бу затлы нәселнең дәвамчылары бабалары хакында Казан зыялыларына шактый яңа хәбәрләр алып килгән булып чыкты.
Ник дигәндә, М. Галәүгә узган гасырның башыннан алып диярлек туган якларыннан читтә яшәргә туры килгән. Инкыйлабтан соң исә аңа Татарстанда рәсми даирәләр тарафыннан ачык йөз күрсәтү булмый да диярлек. Шуңа күрә аның шәхси тормышы турында белүебез дә шактый чикле иде. Хабаровскида яшәүче алтмыш дүрт яшәр оныгы Олег, ерак араларны якын итеп, бабасының туган ягын күрергә дип килгән. Кызы Анастасияне дә үзеннән калдырмаган. Алар бабаларына кагылышлы документлар, рәсми даирәләр тарафыннан тутырылган төрле эш кәгазьләреннән күчермәләр алып килгәннәр. Хәтта М. Галәүнең 130 еллыгына истәлек медале дә булдырганнар. Аларны шушы очрашуда катнашучыларга бүләк итеп бирделәр.
Шулай туры килгән: М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Беренче хатыны турында болар нәрсә дә булса әйтә алмадылар. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Малай Үзбәкстан башкаласында урта мәктәп, аннан соң авиация училищесын тәмамлый. 1943 елда сугышка җибәрелә. Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссия җирендә