яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсә эчендәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә.
Җир идәне балчык измәсенә әйләнгән кечкенә аш өендә, стена буенда, борыннары төшкән дәү корсаклы тәбәнәк кенә берничә самавыр утыра. Бөтен бүлмәгә әче сөрем исе сеңгән. Шәкертләр, идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә, самавырларда аш пешерәләр. Кайсысыдыр узган атнадан бирле юылмый яткан тәлинкәләрне кәгазь белән сөртә.
Берничә шәкерт тәһарәт ала, калганнары, кайнар су белән салкын су әзерләп куеп, урын бушаганны көтеп торалар.
Биредә әти-әниләре янында торып, мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, гел мәдрәсәдә яши торган иптәшләрен дә сыйлыйлар. Аннары, мәдрәсә чормасына менеп, яшереп кенә тәмәке тарталар.
Өске каттагы ситсы чаршау белән генә бүленеп алган бүлмәләрдә, аякларын бөкләп мендәр өстенә утырган килеш, Коръән ятлыйлар. Беришеләре үзе тирәсенә тезләнеп утырган үсмер малайларга дәрес бирә. Почмакта ике шәкерт варислар арасында мал бүлүгә кагылышлы буталчык бер мәсьәлә турында кызып-кызып бәхәсләшә. Шунда ук бер шәкерт кулдан ясаган җәзбә белән шәмаил сыза. Бер читтәрәк таза гына сакаллы бер егет, тирә-юнендәгеләргә һичбер илтифат итмичә, үз китабының бит кырыйларына тырышып-тырышып, иптәше китабындагы язуларны күчерә. Бүлмә эчендә шушы шау-шуда сукыр суфиның көйләп Коръән укыган тавышы йотылып, югалып кала. Әнә өч егет якын ук килеп җыелганнар да кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен кайдан акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшәләр. Сыйныф бүлмәсендә дәмулланы[14] көтеп торган унлап шәкерт дөньяда ничә Алла барлыгы турында моназара кылыша[15].
Мәдрәсә капкасы төбенә көр генә туры пар ат килеп туктады. Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше, төшеп, тиз генә капкадан керде дә, пычранып беткән таш баскычтан өскә менеп, як-ягына каранып тормастан, туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. Ул ишектә күренү белән, бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Шәкертләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Керүче кеше кычкырып сәлам бирде дә:
– Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде.
Бөтен мәдрәсә эчендә:
– Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.
Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.
Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тулды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.
Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук, моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз Алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, Алла бер генә, ди, ә шәкертләр, Алланың берничә булуы мөмкин, дип исбат итәргә тырышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган