бу авылда бер танышы барлыгы исенә төште аның. Кайчандыр ул кеше аңардан бер-ике олау юкә кабыгы сорап алган иде. Үзен бау ишүче дип таныткан иде. Тик менә исеме генә хәтердә калмаган.
Яңгырдан саклану нияте белән башына очландырып арыш капчыгы бөркәнеп, урамны аркылы чыгып баручы бер абзыйны туктатты Асылхан. Тегесе бау ишүчене бик яхшы белә булып чыкты.
– Ә-ә, беләм, беләм!.. – дип элеп алды абзый кеше. – Яхшы беләм. Бариәхмәт атлы ул. Әнә теге урамда гына торалар. Ярган киртә, җил капка шуларныкы булыр. Ул йортны бик тиз танып белерсең син. Ишегалдының түрендә, җил тегермәне хәтле булып, бау ишү станы торыр… – Аннары күңелдән ятлагандай дәвам итте: – Бик нәзакәтле, бик ипле, киң күңелле кешеләр алар. Барып кергәч күрерсең әле… Алдыңа ябалак башыдай шикәр куеп, әрекмән яфрагыдай кагын салып, һәйбәтләп чәй эчерерләр. Куныйм дисәң, дөп итеп мендәр-ястыкларын ишеп төшереп, йомшак урын җәеп бирерләр…
Асылханның сүзе бетмәс агайны тыңлап торырга тәкате җитмәде, рәхмәт әйтте дә, бау ишүче торган урамга чыгу өчен, атын тар тыкрыкка борды.
Асылхан олы урамга чыкты. Монда да йорт-җирләр ярым җимерек, салам түбәләр, черүдән караланып-таркалып беткән читәннәр. Әмма бау ишүче өе бөтенлеге, кабык түбәле булуы һәм зурлыгы белән башкалардан аерылып, күзгә ташланып тора иде.
Мосафирыбызның бәхете бар икән, өй хуҗасы да шунда, баскыч өстендә, кулын каш өстенә куеп, ул килгән якка карап тора иде. Асылхан елмаеп, беренче булып сәламләде:
– Әссәламегаләйкем!..
– Әстәгъфирулла!.. – Баскычтан атылып кына төште бау ишүче. – Кемне күрәм!..
– Таныдың, алайса?
– Танымаска тагын! Син бигрәк инде. Ул кадәр тома дивана түгел лә!.. Әйдүк, әйдүк!.. Рәхим ит!.. – Кунакчыл хуҗа баскычтан йөгереп төште дә капканы шыр ачып җибәрде. Үзе өзми дә, куймый да сөйләнүен белде: – Чакырылмаган кунак хакы аеруча олы, диләр безнең якта. – Хуҗа җәһәт кенә ян тәрәзә янына килеп, тәрәзә өлгесенә каплана төшеп сөрән салды. – Әнисе!.. Әнисе, дим… Олы кунак бар. Табыныңны әзерлә тизрәк…
– Ул кадәр борчылма… – дигән булды Асылхан, атын хуҗа ачкан җил капкадан эчкә кертеп. Атка юешләнеп тәмам эштән чыккан эт тә иярде.
– Ат тоягы тавышы ишетелсә, җә хәнҗәр, җә сый әзерлә, дия торган булган борынгылар.
Өй хуҗасы кала кунагын шулай зурлап, күтәреп каршы алды.
– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип, кабат сөрән салды да янә Асылханны бөтереп алды. – Әйдәгез, әйдүк! Сездәй затлы могтәбәр кунак – безнең өчен Ходай бүләге ул. Әйдүк!..
Атның тезгенен Асылханны күрү белән авыз-бит тирәләрен шәле белән каплап куярга өлгергән, буй җиткән бер кызга тоттырды.
– Кызым, печәннең лапас эчендәгесен, башта чапканын сал. Әти мәрхүм: «Чәчәкле печәндә бер пот бал булыр; соңарган печәндә бер пот корт булыр», – дип әйтә торган иде. Солыны соңрак үзем салырмын… – Кунагын җилтерәтеп элеп тә алды. – Ә хәзер, әйдүк, өйгә!.. Көнен генә күр инде, ә… Җиле дисеңме, яңгыры дисеңме. Сибәләпме-сибәли. Шул инде: әкрен яңгыр тиз генә туктамый ул. Баягынак, тыкрык башыннан бире таба борылуыңны күргәч,