Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар


Скачать книгу

олы ниятле, яшәешнең теге-бу вак-төякләренә әллә ни игътибар итмичә, булсын дип, эш өчен янып-көеп яшәүчән һәм бик табигый, тормышка чат ябышып ятучы бер кеше икәнлеген теге вакытта, беренче тапкыр очрашканда ук сизенгән иде инде.

      – Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, минем дә эшләмәгән эш калмады, – дип башлады бау ишүче, – тәгәрмәч тугымы бөгү дисеңме, кабык төшерү, мунчала салу дисеңме, кыскасы, кул тимәгән бернинди хезмәт тә калмады. Хәтта бер елны сезнең утарда да эшләдем… Ат белән урманнан агач чыгардым. Ул чорда теге Игнат купец пыяла заводын салдырырга җыена гына иде әле. Сездән такта ярдырта иде… – Тавышын үзгәртә төшеп өстәп куйды: – Ул вакытта мәрхүм әтиегез Мирзахан бай да исән иде әле. Әтиегезне әйтәм: абруе, дан-шөһрәте чамасыз зур иде мәрхүмнең. Авыр туфраклары җиңел була күрсен берүк…

      Сүз иярә сүз китеп, Асылхан үз чиратында Бариәхмәтнең тормышы турында, көнкүреше турында сүз куертып алгандай итте. Аннары капылт кына түр якның почмагы ягына тарттырып куелган чаршау артында чыш-пыш сөйләнгән, күгәрчендәй гөрләшкән тавышлар килгән якка ым кагып сорап куйды:

      – Кызларың күп, ахры, синең?..

      – Ул яктан Ходайның биргәненә шөкер. Өч бөртек алар миндә…

      Үзләре турында сүз чыгу белән, кызлар тынып калдылар. Әмма шунда ук чаршау кырыеннан берьюлы өчесенең дә елтыр күзләре чагылып китте.

      Асылхан кыюлана төште.

      – Әллә, мин әйтәм, берәрсен миңа бирәсеңме? – дигән булды ул, шаяртып.

      Хуҗа да югалып кала торганнардан түгел икән.

      – Һәй, тиле!.. – дигән булды ул, элеп алып. – Синең кебек нәсел-нәсәпле җиргә бирмиләр димени соң. Ике куллап, тегеләй… Мәкальдә, нәселен сорамый кыз бирмә, диләр бит. Ә сез, дивана әйтмешли, черегән байлар. Дан-шөһрәтегез дә бик еракларга ирешкән. Сезнең ишеләр турында бит инде, белеше кайда – йомышы шунда, танышы кайда – табышы шунда, диләр. Синең кебек кияүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, – дип, салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады.

      Уен-көлке, шаярып сөйләшү дәвам итте.

      – Кайсысын бирәсең соң?.. – дигән булды Асылхан.

      Җавап кыска:

      – Теләсәң кайсысын. Җаның теләгәнен сайлыйсың да аласың.

      Кызларның чырык-чырык көлешә башлауларына янә бер сылтау булды.

      Асылхан да шул якка борыла биреп әйтә салды:

      – Әнә тегесен… Ак калфаклысын.

      Кызлар яңадан пырхылдап көлешә башладылар.

      – Анысы төпчегем минем… Анысы бик яшь шул әле. Уналтыны тутырып кына килә. – Бариәхмәт шунда ук кызына мөрәҗәгать итеп үзе янына дәште. – Кызым!.. Зөһрә, дим. Кил әле яныма. Кил, кил… Оялма!..

      Чаршау селкенеп куйды. Аның артыннан йөзен чак кына читкә борып, оялуыннан комачтай кызарып, буйга җитеп килә торган Зөһрә чыкты. Әтисе янына килде. Ә тегесе, төпчеген иркәләгәндәй итеп, аркасыннан кагып сөеп куйды.

      – Сантый әйтмешли, бу төпчегемне үзем дә бик яратам. Шушы кызым куймаса, самавыр чәенең тәмен таба алмыйм, Ходайның рәхмәте. Ә инде эшкә килгәндә, кулларыннан гөлләр