ятар иде. Көймәдә йөзә, балыкка куйган ауларны тикшерә. Соңрак инде искәрмәстән генә сунарчы булып китә. Киек-кош кирәккә йөрми Асылхан, уенда кала шау-шуыннан, тормыш мәшәкатьләреннән читтә булу, табигать куенына «чуму» гына иде.
Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп, кулдан ычкынып таркала башлый…
Карт көч-егәре бетүне сизеп, тагын бер талпынып карый, булган капиталына бер-бер артлы ике такта яру заводы алып җибәрә. Берсе – Арча ягында, икенчесе бөтенләй капма-каршы якта, Паратовның суднолар ремонтлау мастерскойлары тирәсендә була. Икесенә дә чимал-агач очсыз гына бәя белән мари урманнарыннан чыгарыла…
Ләкин бу эш бик мәшәкатьле иде, күп вакытны сорый, күз-колак булуны таләп итә. Мирзахан бай бердәнбер улын әле анда, әле монда йөгертеп карый. Әмма Асылханның кая гына барса да «юлы уңмады», кирәкле эшне җиренә җиткереп әйләндереп чыгара алмады.
Мирзахан бай, «үзеннән барыбер рәт чыкмас» дип, ахыр чиктә улын күзле-башлы итәргә була. «Ирен агулап үтерде» дигән яманаты чыккан булса да, йорт-җир өчен бик кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән дигән сүз таралган иде инде. Булса да булгандыр. Чөнки Салих байның хатынын җәберләүләре турында адәм әйтеп адәм ышанмаслык сүзләр күп йөри иде. Имештер, ул өенә фахишәләр алып кайтып, шул фахишәләр белән йоклау өчен, яшь хатыныннан урын җәйдерә торган булган. Хәер, ул кадәресе, бәлки, булмагандыр да. Кеше ни сөйләмәс дисең.
Улының икеләнеп:
– Юк, өйләнмим… Күргәнем дә юк… – дип кырлы-мырлы сөйләнеп торуын күргәч, Мирзахан бай, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп, бер генә җикеренә:
– Дәшмә, ичмаса!.. Хатынны аны күреп түгел, ишетеп алалар. Күреп гүзәлгә өйләнгәнче, күрми затлы нәселгә өйләнү мең кат хәерлерәк!..
Бераз тынычлангач, булачак килененең булган, уңган якларын тезә башлады. Эчеп-тузып, юлдан язып йөргән Салих байның үлүенә дә карамастан, әнә шул хатын, имештер, хуҗалыкны җыен килде-китте ир-атлардан да болайрак итеп алып бара.
Мирзахан бай ике тапкыр сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме, бетте. Шулай итеп, Асылхан хатынлы булды. Карт бай исә, улын йорт тотарлык, мал-мөлкәтнең кадерен белүче хатынлы итеп, морадына ирешеп, тыныч күңел белән теге дөньяга китеп барды.
Асылханның үзеннән берничә яшькә олы Мәрхәмбикәгә күңеле ятмады, җаны эремәде, өйләнгәннәренә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, араларында якынлык хисе тумады. Икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачтылар.
Аның каравы бәби таба алмаган байбикә (Салих бай кыйнап имгәткән дип сөйләделәр) бишенче яшенә чыккан Чулпанияне үзенең баласыннан да болайрак якын күрде, бөтен хисен, бар мәхәббәтен шул балага бирде. Чулпаниянең киләчәге турында да кайгыртты. Аның өлешенә чыккан пенсияне, опекунский совет аша юллап, шактый зур процент белән казна банкына салды.
Чыннан да, Мирзахан бай әйткәнчә булды: бар эшне (алыш-бирешне дә), бөтен