изге сүзгә саналган, кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Китап – вакыт җимеше, вакытның үзе кебек үк үлемсез. Ерак тарихтан китапка бәйле бик күп әйтем-сынамышлар, риваятьләр сакланып калган. Менә шуларның берсе:
…Рәхимсез илбасар китаплар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең, шуны ал. Тик, зинһар, китапларны гына яндырма!» Илбасар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә».
Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!»
Әнә шулай итеп, Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын саклап кала.
Гайникамал апа боларны китаптан укыгандай матур итеп, күңелләргә үткәрерлек итеп сөйләде. Аннары китапка күзен төбәп өстәде:
– Бу китапның исеме «Кыйссаи Йосыф». Халыкта аны тагын «Йосыф вә Зөләйха» дип тә йөртәләр. Чөнки китап Йосыф белән патша кызы Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт турында. Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк була. Бу китапны тагын «Йосыф китабы» дип тә йөртәләр. Китапның башыннан алып ахырынача кол Йосыфның башыннан кичергән мең төрле маҗаралар, хикмәтле хәлләр турында. Йосыфны туганнары үтерү нияте белән еланнар мыжгып торган коега салалар. Аннан могҗиза белән генә котыла. Әмма яңадан дошманнары кулына эләгә. Аны хәтта мал урынына сатып җибәрергә дә җыеналар…
Бу китапны, бу үлемсез җыр-дастанны борынгы бабаларыбыз шәһәре – Болгарда яшәгән Кол Гали атлы шагыйрь язган. Бик бәхетле бу китап. Моңарчы дөнья күргән кыйссаларның иң күренеклесе, халык арасында иң киң таралганы, кулдан-кулга йөреп ялыкмыйча укылганы…
Менә Йосыфның матурлыгы болайрак итеп сурәтләнә. Йосыфны падишаһ сараендагы хатын-кызларга күрсәтергә алып керәләр. Аны күрүгә, хатын-кызлар телсез, өнсез калалар, әфлисун тураганда пычаклары белән бармакларын кискәннәрен дә тоймыйлар. Менә шундый чибәр егет була Йосыф бала. – Гайникамал апасы, бик изге эшкә керешкәндәй, китапны ачты да лампа яктысына тартыла төшеп укый башлады: – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. – Бисмилләдән соң көйләп укуга кереште:
Мактаулар һәм күп шөкерләр Бердәнбергә,
Милке даны һәм мәңгелек бер Тәңрегә,
Мөлкәтендә тиңдәше юк ул Тәңрегә,–
Аны мәңге үлемсез дип белдек инде…
Тын да алмый тыңладылар, Гайникамал апа укыган тирән мәгънә, берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар белән тулы дастан торган саен тыңлаучыларны үз эченә «йотты».
Мисырдагы кайбер хатын-кызлар,
Моны ишетеп, бер-берсенә сөйләштеләр,
Ул хатыннар Зөләйхадан көлештеләр, —
Һәрбересе бертөрле сүз сөйләр имди,
«Үз колына ул Зөләйха гашыйк булмыш,
Колы аңа буйсынмаган-рисвай кылмыш,
Эшнең нидә икәнлеген ире белмеш,–
Колын куа чыкканын күрмеш имди»…
Ул көнне кич утыру төн урталарына кадәр сузылды. Гөлбанулар чыкканда, әтисе йоклый иде инде. Әнисе әйтмешли, көне буена өзлексез