эченә сыймый, асыл кош тоткан диярсең инде менә. Нәкъ шулвакытта, җир астыннан калыккандай, каршысында кылый күзле Хәмит абыйсы пәйда булды. Елмаюы шыксыз иде аның.
– Һе, сабактан чыгышмы? Шуны бел, сеңелкәш: синең шөгылең түгел ул. Син үзеңнең кем икәнлегеңне оныттыңмыни?.. Син бит асрау, хезмәтче баласы… Колагыңа киртләп куй: гыйлем синең ишеләргә түгел ул. Наданнар без. Син дә, мин дә. Кара халык – кара сарык, дип, нәкъ менә безнең ишеләрне әйткәннәр дә инде…
Нәкъ шулвакыт баскыч астындагы ишектән Гайникамал апасы килеп чыкты. Кылый Хәмит тә, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, телен аркылы тешләде.
– Син нәрсә?.. – диде Гайникамал апасы, Хәмитнең күзенә керердәй булып. – Үзеңдә булмаган акылны башкаларга өйрәтмәкче буласыңмы әллә? – Гайникамал апасы Гөлбануны җилкәсеннән кочып алды. – Тырыш, үскәнем, тырыш! Белем белен ашатыр, ди. Белемсез акыл – ярсыз елга ул. Әнә акыл ияләре нәрсә дигәннәр: белем акчадан кадерлерәк, кылычтан үткенрәк. Һәркемгә мәгълүм: укыган күп белер…
Бу юлы Кылый Хәмит тә сүзгә кушылмыйча түзә алмады:
– Күп белү ул әле акыллылык билгесе түгел. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Һе-һе-һе… – Бик акыллы сүз әйттем дип уйлады, ахры, канәгатьлелеге йөзенә чыккан иде. – Аннары, күп акыл җыйсаң, күп хәсрәт табарсың, дип тә әйтәләр.
Гайникамал апасы җавапсыз каламы соң, әнә ачы итеп елмайды да әйтте:
– Юньле кеше алай әйтмәс. Шуны истә тотмак кирәк: тешсезгә һәр чикләвек төшсез, ди. Ягъни белемсез кеше күп нәрсәдән мәхрүм. – Гайникамал апасы Гөлбануның аркасыннан сөйде дә: – Ишетсен колагың, күңелеңне сабакка беркет… Корыны бушка авыштырып йөрисе булма… Гыйлемгә омтылу безгә әби-бабаларыбыздан васыять булып калган, – дип, өенә кертеп җибәрде.
Гөлбану Гайникамал апасының башка сүзләрен ишетмәде. Аның каравы Хәмит әйткән сүзләр колагы төбендә яңгырап тора сыман иде. «Үзеңнең кем икәнлегеңне онытма! Син – хезмәтче, син – хәерче… Гыйлем синең өчен түгел ул!..»
Гарьчел җаны, и-и сызланды Гөлбануның. Түзмәде, мендәре өстенә капланып елап җибәрде. Шунда күз яше катыш ант итте: ничек кенә булса да укырга өйрәнергә, бәхетле булырга. Хәмит абзые әйткәнчә, кара сарык булып калмаска…
Хәрефләрне танып, иҗекләп сүзләр җыеп укый да башлагач, Гөлбануга дөнья киңәеп, ачылып киткән кебек булды. Анда-монда йомыш белән йөгергәндә дә, берәр җиргә язып куелган сүзләрне очрату белән туктап укырга керешер иде. Менә, бик матурлап, бизәкләп, бер кибет өстенә: «Шикәр, чәй», – дип язып куйганнар.
Димәк, ул миңгерәү сарык түгел, укый-яза белә! Бәйрәмнәргә бик тә саран балачагында иң зур бәхете, тиңдәшсез куанычы шул укырга өйрәнү булгандыр, мөгаен. Шулай булмый ни! Нәсел-нәсәптә күренмәгән нәрсә бит!..
Язын инде ул, нәкъ шәкерт абыйсы өйрәткәнчә, китапның теләсә кай битен ачып, «су урынына эчә» иде.
Укуын озак дәвам итә алмады ул. Чөнки Чулпанияне чын-чынлап укырга озаттылар. Әмма Гөлбануның алган гыйлеме ярап куйды… Кичләрен эш бетеп, йорт-җир мәшәкате тәмам тынгач, Гайникамал апасы