таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде.
Әлбәттә, ул фәрештә түгел. Сарай тәхетенә утырткан ханнарны байтак еллар буе үзенең кубызына биетеп кенә тотты. Әллә ни хата юк бит. Тәхет тирәсе – әтәчләр йә сыртланнар сугышы кебек үк яу кыры инде ул. Йә син дилбегәне үз кулыңда тотасың, йә дошманнар талый. Алары да аз булмады. Чыңгыз туруннары гына түгел, Болгар, Хаҗитархан, Мукшы, Сарайчык шикелле олыс әмирләре булган Хәсән, Хуҗа Чиркәс, Гарәбшаһ, Айбәк бәкләр дә Урда тәхетен эләктерергә тырышып карады бит. Әйе, Мамай аларны, себеркеләп, һау-һаулатып куды. Чөнки илне җыен вак-төяк һәм хуҗасыз этләрдән талатканчы, бәйгә куйган һәм симертеп тоткан үз этләре аның өчен кулайрак иде. Хәзер кай тарафтан, нинди көчек кенә капка асларыннан тавыш чыгармасын, юк, йөгәндә таркатмыйча тотты Мамай мирза бөек Җучи йортын. Җил кай якка иссә, шунда ава торган, үз куышын йөз кат алыштыра торган Туктамыш исә газиз йортны Мамай шикелле үк какшатмый-аудармыйча тота алмаячак. Юк, ирек бирәчәк түгел аңа Мамай! Бүген аны куып җибәрдек, моннан котылдык дип юкка сөенәләр. Кәффага кереп бикләним, беркадәр тын алыйм, ә аннары утлы күмер өстенә мендереп биетәм әле мин сезне, җыен соран[28], җыен сатлык җаннар! Кайнар таба өстендә биергә әзерләнә тор, әрсез Туктамыш хан!
5
Тын елга ярында кырымлылар бигать китергәннән соң, Туктамыш хан берничә тәүлек буена, ау оештырып, чаптарлар ярышы үткәреп күңел ачкан иде, буранлы кыш башлангач, Кәффа каласыннан аның күңеленә май булып ятардай хәбәр китерделәр:
– Җәнәвиз сәүдәгәрләре Мамай мирзаны әүвәл колач җәеп каршылаган булган, ә ул, тәгамен тыймыйча, бер рум сылуына кул суза башлагач, тегеләр моны буып үтергәннәр. Олау-олау төяп килгән хәзинәсен талап бетергәннәр. Мамайның өлкән улы Мансур иң якын яраннары белән чак кына чыгып кача алган. Башка якта ул әмиргә куыш юк бит инде. Аптыраганнан Кияү каласында утырган латыш кенәзе Витаутас янына юл тоткан, ди.
Туктамыш Карабәкне менә шул хәбәрне алганнан соң үз чатырына чакырды да инде. Карабәк моны һич көтмәгән иде, юл буена шабыр тиргә батып, кырык төрле уй кичереп барды. Заманында Габдулланы Мамай мирза үзе хан итеп тәхеткә күтәрде бит, Туктамыш шуның өчен үч алырга, йә булмаса үз тәхетенә дәгъва итәрдәй барча дошманнарыннан арынырга маташуы мөмкин. Яки, Карабәк Мамайның бар ниятен, һәммә серен белеп яшәгән дип уйлап, Туктамыш мәрхүм булган мирзаның хәзинә яшергән, байлык күмеп куйган куышын аның ярдәме белән эзләп тапмакчымы? Моңа өмет итсә, бөтенләй беркатлылык. Чүл бүресе, сыртлан, сусар, төлке кебек җанварлар гына түгел, әрлән, йомран, комак сыман вак-төяк корткычлар да – һәркайсысы тапкан ризыкларын, аулаган дошман үләксәләрен бер-берсеннән читкә яшерәләр, хәтта үзләренең үсеп җиткән балаларына да күрсәтмиләр. Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр күсе үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачык авызларга белдереп яшиме соң!
Туктамыш тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас бәйләнеше турында сорашырга телидер дигән уй да бар. Ләкин Карабәкнең