кыенсынган төсле. Аннары тагын кабатлады: – Хәсән бәк.
Карабәк корт чаккандай әле куырылды, әле котырынды. Бәрәкалла, моннан унбиш ел чамасы элегрәк аны Сарай тәхетеннән себереп төшергән Хәсән бит бу!
– Син Болгарга атап юлга чыгасың, ә мин шул туфрактан, – дип дәвам итте Хәсән, җавапны һич көтмәстән. – Сине озатып калуны үземнең бурычым дип санадым, шуңа да синең күзләреңә күренергә булдым.
«Әйе, әйе, Хәсән бәк Болгардан иде бит, – дип һушын җыйды Карабәк. – Ул теге вакытта Сарайга мукшы Сәркиз белән Ык елгасы буендагы җәйләүләр хуҗасы Тугаш бәк котыртуы буенча килеп җиткән иде. Тәхетне Күк Урдадагы Ырыс ханның туганы булган Морад бәк дәгъвалый башлагач, Хәсән кабаттан Болгарына качты. Дмитрий илә Боброк кенәзләр яу сәфәре белән килгән чакта һаман Болгар әмире булып санала иде әле, аннары ипләп кенә Казан каласына күчеп утырды ул. Дүрт ел элек Ырыс хан үзе Сарайга бәреп кергәч, ул Хәсәнне, бәйләрбәге итеп, Сыгнак каласына алып киткән дигәннәр иде. Сыгнак, Сыгнак… Димәк, Туктамыш басып алгач, шул ук Хәсән яңа хаким диванына да күчеп утырган булып чыга. Ырыс хан янында да бәйләрбәге, Туктамыш ышыгында да һаман шул баш әмир. Түбәтәен гел яңартып торган шикелле, хуҗаларына җайлаша белә дә соң адәм балалары!..»
– Ханиямез Ак Хуҗаны Мәскәү тарафына юллады. Ак Хуҗа илә Карача мирза Туктамыш ханны моңарчы гел уч төбендә генә биетеп яшәде бит. Дивандагы олуг әмирләрнең берсе булгач, Ырыс ханга ияреп, Сыгнакка китеп баргач, Ак Хуҗа мине гел ят күреп килде. Имеш, Казанчы бәк Мәскәү җырын җырлый, гел Мәскәүне яклый, янәсе. Шуңа Мәскәү кенәзен тез чүктерү өчен дә үзе китте. Аның йөгәненнән котылгач, Туктамыш хан мине бәйләрбәге итеп куйды менә, – дип, Хәсән үзе дә, Карабәк уйларын сизеп торгандай, икесе арасындагы мөнәсәбәтләргә тиз ачыклык кертте. – Теләсәң-теләмәсәң дә, моннан ары сиңа да минем аша эш йөртергә туры киләчәк. Ике араны ачыклап куйыйк, төеннәр калмасын дигән нияттә мин.
– Мин сиңа үч тотмыйм, – дип телгә килде Карабәк. – Аннары, йөкне икебез ике якка тарта башласак, дилбегә бүлешсәк, мәмләкәткә куәт өстәлмәстер. Без, мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы «дога укыдык» та китеп бардык. Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә «тәһлил» уку кебек хурлык кичермәдек, Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк. Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый күрсен, Ярабби!
– Амин, амин! – дип кабатлады Хәсән, Карабәкнең беләкләрен кысып, кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады…
Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да артык санамады. Анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз күзләре белән күрү теләге элек тә бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят сөйлиләр бит.
Имеш, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач, бер-берсенә гашыйк булганнар. Кире үз утарларына кайткач, Кашанда – Әмәт, Болгарда – Сара әтиләренең