Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр.

      Ак Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле, җавап бирми, еландай боргалана.

      – Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә, Нижгар кенәзе – Дмитрий Иванычның бабасы бит.

      «Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер, кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы инде бу, бүтән берни түгел», – дип, үз эченнән генә тиргәнеп алган Ак Хуҗа барыбер дә күңелендә купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде.

      Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар. Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөңгердәткәч, капкаларын эчке яктан тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да халык тезелеп баскан. Кайсының кулында – күсәк, кайсында – сасыган йомырка да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын алып керсәң, боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар.

      – Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! – дип әмерләде Ак Хуҗа чирү башлыгына. – Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез, әйдә тагын унлап җайдакны ал.

      Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан ачы итеп сызгырырга керештеләр, кемнәрдер авыз тутырып сүгенә башлады. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык кыярлар очты. Шулай да баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны Җүнкала кенәзе. Ак Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле ябырылды.

      – Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың? Әйт дим, кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең Нижгарың урынында көл таулары гына калдыра бит!

      – Мин гаепле түгел, Ак Хуҗа бәк, – дип, Константин тезләренә чүкте, елый-елый, илченең кулларын үпте. – Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат, безгә кушылыгыз дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда да үземне хуҗа итеп сизмим, «кара сарык» холоплар да буйсынмый миңа…

      Ак Хуҗа бәкнең:

      – Миңа, Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы йөкләнгән. Нишләргә кушасың миңа хәзер? – дип, гаҗизләнеп соравына да Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде.

      – Мәскәүгә барма, Ак Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың бик икеле. Анда Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйннән дә яманрак тота, аяк астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды, ярты ел буена һаман айнымыйлар.