ярык тактасы да артык түгел. Килмешәк көенә моны сиңа сөйләп торасым юк, син – илтотмыш бәк, үзеңә боларның һәммәсе дә мәгълүм. Ә сиңа аннан тыш та аерым гозерем бар.
Айгыр тауның Идел өстендәге каш очына баскач һәм читтә гөрләшә башлаган яраннар төркеменә күз ташлагач кына Карабәк, Янтыкның йөзенә текәлеп, уйчан кыяфәт алды:
– Чит йортларга яки күрше ихатасына кереп тузан да күтәрмиләр, акыл да сатмыйлар, анысын гына беләм. Ләкин Болгар олысы минем өчен чит-ят туфрак түгел. Гасыр ярым элек без бер күмәк йорт булып яшәгәнбез. Мин сезгә кунак булып килмәдем, мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә дип килдем.
Янтык, рәхмәт белдергән шикелле, барчасын да аңлыйм дигән кебек, башын түбән иде, Карабәк моны чамалап өлгерсә дә, барыбер туктамады.
– Мәгълүм булсын, тукталып нигез корырдай урын табуга ук мин кала бәкләренең һәммәсен дә җыеп алачакмын. Әмма синең колагыңа аерым сүзем бар. Казан – Болгар олысының төннәр ягындагы иң олы, иң терәк кирмәне. Аның урыс кенәзлекләре янәшәсендәге иң соңгы кала булуы бер хәтәр булса, икенче яманы: ул – Идел ярына терәлеп утырган, дәрья буендагы барча сәүдә юлын үз кулында тота торган кала. Моны әле, мөгаен, урыс кенәзләре дә, Урда ханнары да бәяләп бетермидер. Иллә мәгәр шушы сәүдә юлы өчен иртәгә үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгыту, аны Болгар-йортның төп калканы итү – мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, – әлбәттә инде, синең белән минем җилкәгә ята торган олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йортны, һәр карыш диварны шул бизмәннән күтәр.
Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән талгын җил уйнаклый. Исләр китеп егылырдай гүзәл, сихри төбәк. Җилән белән каешларыңны салып ташла идең дә, ярты сәгать кенә булса да шушы шаян җил кытыклавына рәхәтләнеп, онытылып ят идең!
Карабәк, җилгә йөзен куеп, бераз иләсләнеп торганнан соң, тагын җитдиләнде:
– Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак Хуҗа атлы бер әмирен юллаган. Аны озатып йөрергә, ә чынлыкта, ясак төяп кайту өчен, җиде йөз җайдаклы чирү дә җибәргән, ди. Җиде йөз җайдак ушкуй көймәсе түгел, алар сиңа сиздермичә үтмәс.
– Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч йөз яугир саклый. Ак Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына ермак илә тарлавыклар аша алып бара торган яңа юл тапканнар.
Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды:
– Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый. Син – урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән Ак Хуҗаны, аннан да яманы – карак илә дошманнарны да тоймый, йокы симертеп кенә ятсак, безнең урын дарда!
– Соң, Ак Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса! – дип, Янтык тавыш күтәрергә маташкан