да иде. Бу хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте.
– Синең Казан каласы яныннан узуың хакында Хазбулат атлы соран бер ай элек үк чапкын куган иде, ә Дмитрий кенәз бармакка бармак та сугып карамады. Диварларны ныгытырга да, яңа дружина белән корал җыярга да вакыты билдән иде юкса. Айнымыйча типтерде-типтерде дә, каланы Киприан атакайга ташлап, үзе чыгып качты. Кострома каласында гаскәр җыя, имеш. Хәтта корсаклы хатынын да үзе белән алып китмәде бит, адәм тәганәсе! Иллә мәгәр казнаны эләктерергә бер дә онытмаган! Шул куркак җан да Шөлди кырында Мамайны җиңүче булып чутлана бит әле! Җир дә йотмый үзен, валлаһидыр, хурлык!..
Калада кенәзләре дә, гаскәр дә булмагач, хан кадәрле хан өчен гомумһөҗүм башлау да зур түбәнлек иде, ике тәүлек буена ни кылырга белмичә, кузгалмыйча торды.
– Кычытканның зәһәрлеге кырау төшкәнче генә, ди, менә ничек мыскыл итте бит Митрәй безне, – дип сүгенде Туктамыш, якында торганнар гына ишетерлек итеп. – Эт килгәндә, кулда таш юк иде, таш табылгач, эт килми, дип көлә иде карт-корылар. Шулар төсле мәзәк хәлгә калдык.
Ул арада киң ерым өстенә төшерелгән күтәрелмә капка аркылы шәһәр читенә япа-ялгыз олау чыгардылар. Ертауллар шундук аңлатып бирде:
– Җебегән Митрәй калада ташлап киткән Киприан атакай белән кенәзбикә болар. Кенәзбикә куркуыннан баланы иртә тапкан, хәзер атасы янына, Җүнкалага ычкынмакчы икән.
– Кадалсын ла, икесе дә китсен, – дип кул селтәде Туктамыш, ә күңелен әйтерсең лә кырыкмаса-кырык елан талый иде…
Кичке якта каладан яңа хәбәр чыкты.
– Митрәйгә ияреп, каладан боярлар да чыгып качкан. Холопларга ирек ачылган. Боярларның идән астындагы мичкәләрне табып, урамга тәгәрәтеп чыгарганнар да бөтен Мәскәү халкы ду китереп хәмер чөмерә башлаган. Калада Литвадан сәүдә белән килгән Остей атлы яшь кенә бер кенәз аламасы адашып калган булган. Исерек холоплар шуны воевода итеп сайлап куйганнар, ди, ә үзләре аның бер генә әмеренә дә буйсынмыйлар, дуңгыз сыман, шәрабны чиләге-чиләге белән чөмерәләр икән. Исереккә диңгез тубыктан бит, боларны хәзер коры кул белән яуласаң да була.
Туктамыш, иллешәр яугирле төркемнәр оештырып, кала диварларына якынаерга әмер бирде. Дивар өстендә туплар тезелешеп киткән, араларында хәтта арба тәгәрмәче чаклы ташлар ата торган «түфәкләр» дә күренгәли. Урда яугирләре диварлар астына килеп җитте инде, ә җавап итеп өстән сыңар гына туп та аваз салмый. Исерекләр көтүенә ташланудан ханга нинди файда? Соңыннан барыбер Туктамышны исерек сарык көтүен яулап алды дип мыскыл итәчәкләр…
Икенче таңда Җүнкала кенәзенең малайлары Василий белән Семённы капка каршысына юлладылар. Диварда биш-алты дистә чамасы гына ир күренә, болары айнырга өлгергән «әтәчләр» дер инде. Яшь кенәзләр шуларга сүз катты.
– Без – Дмитрий кенәзнең яраткан каенишләре. Ул безнең апабыз Ольгага өйләнде бит. Ягъни дә мәсәлән, без – Мәскәүгә туган тиешлеләр. Каланы бик жәллибез. Чөнки Туктамыш хан санап бетергесез гаскәр белән килде. Монда аның өч төмәне генә, калган төмәннәре Кострома янында