Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган йомшак сусыл иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар…

      Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады. Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган, сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул ике шома бот тәхетендәге җәннәт пәрдәләре!

      – Исемең ничек? – дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп беткән иреннәрен ялмап.

      Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән, сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште:

      – Атың нинди, җаным?

      Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл суыдай зәңгәр күзләре белән җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде.

      – Анфиса мин, Анфиса атлы булам.

      – Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, – дип, Карабәк теленә беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай ап-ак муеныннан, очлы, тыгыз күкрәкләр өстенә таралышкан аксыл чәчләреннән күзен аера алмады.

      – Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! – дип пышылдый-пышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак иңбашына иреннәрен тидереп алды.

      Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул очлары, чияле күкрәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде.

      – Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр… Тукта, ә нигә сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң?

      Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте.

      – Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен ди? Сездәге кенәзләр дә бер генә тотакны да кире кайтармыйлар, җария итеп тоталар, ә аннары, чукындырып, үз диннәренә кушып, хатыннары итеп алалар. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың шундый ук язмышка ташлады. Алар өчен безне сүгәргәме?

      – Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга кереп качты, ә безне урам уртасында чебеш-бәбкәләр сыман ташлап калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас инде…

      Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк кул очлары белән генә аның ияген күтәрде дә юешләнгән яңакларын үпте.

      – Кайгырма,