Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

калган булып, тар маңгайлы булып саналасыз соң? – дигән соравыннан да мәлҗерәп төшмәде Кормаш бәк.

      – Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган, аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк икән – син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә инде, туган.

      – Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, – дип, Карабәк баш чайкады. – Ә мин әле авылларга тимерче кирәклеген күз чалымына да китереп карамаган идем.

      – И апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр ясый торган, камыт вә ыңгырчак эшли белә торган осталары да күче-күче белән кирәк аның. Атларның урманнан агач ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит бичаракайларның. Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда да, Аллаһның кашка тәкәсе кебек, гел атларда инде. Менә шуңа күрә, дирбия-камыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә!

      – Ә шулай да Сөн ярында ничәләп авыл санап кайттың? – дип, Карабәк янә иске эзгә төште.

      – Сикиядан Сөнгә бара-бара, уннан артык авыл санадым. Беренче чиратта мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый, Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын… э-э-э, Шәммәт, Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак… Менә шуларын башыннан ахырына чаклы урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым.

      – Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? – дип, күкерттәй кабынды Карабәк. – Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем.

      – Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? – дип, Кормаш иңбашларын гына сикертте. – Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады да, үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк авыл исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук, очкылык чиреннән Әлмөхәммәт урынына – Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне дә тач шул рәвешчә сөннәткә утырттылар.

      – И-и, болай барса, без үзебезнең әткәйләрнең исемнәрен дә онытачакбыз икән! Әйтергә шулай ансат дип, иртәгә сабыйларны Габдулла урынына Апуш, тагын да яманрагы, урыслардан күрмеш, Нәчтүк, Ләксәй, Ибан дип йөртә башлаулардан Ходай саклый күрсен!

      – Әстәгъфирулла! – дип, һәммәсе төкеренде, әмма Карабәккә каршы төшмәделәр…

      Кормаш, Балтач авылларын карап чыкканнан соң, Уразай бәк әмирне Ак Идел ягына таба алып китте. Дистәләп күл ялтыраган үзәнлектә кайсы иңкүлектә, кайсы тау итәгенә сузылып урнашкан дүрт авыл ягына, сабырсызланып, камчы очы белән төртеп күрсәтте ул.

      – Менә соклан инде, Карабәк, күз уңыннан кичер. Югары Гәрәй берсе, калганнары Түбән, Урта, Кече Гәрәй. Сөннең аръягында тагын бер Гәрәй бар. Барысы да үзебезнең кабилә атамасын йөртә. Аксакаллары Мөхәммәт, Гайнан, Әбелшәех атлы булса да, үзләре баш тартты. Юк, безне бутамасыннар, без