Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

аякларын каплый, тик зеңгелдәп барган чулпы тәңкәле толымнар астына күз текәсәң, тиз-тиз уйнаклаган тыгыз таучыклары аның төз, көчле аяклы икәнлеген ассызыклап тора. Аз да түгел, күп тә түгел, бүген үк яучы җибәрерлек килен ләбаса бу сылу-җанашкаем!

      Урам уртасында сиртмәле коены чаптар да инде сизенеп алган, түземлеген җуеп, ул да шунда тартты. Бура янына килеп җитүгә үк Карабәк ияреннән сикереп төшкән иде дә, сиртмә бавын эләктерергә өлгерә алмый калды. Ә кыз бик җитез икән, менә ул, кулларын тиен шикелле җитез биетә-биетә, торна борыныдай кое сиртмәсен әүвәл аска таба иде, аннары күз ачып йомарлык арада бура авызында, ялык-йолык килеп, комнар белән ышкып чистартылган бакыр чиләк калкып чыкты. Сылукай аны бура почмагына җайлап кына утыртты да телгә килде:

      – Рәхим итегез, әйдә, эчегез соң!

      Карабәк, сихерләнгән сыман, аңа текәлеп тик торуын белде. Кеш тиреседәй елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канаты кебек кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялуданмы, тарсынуданмы икән, кызарып торган ике матур яңак.

      – Үзегез су сораган идегез ләбаса, йә, эчегез инде, – дип кыстап торган кызның елмаюын да күргәч, Карабәк, әйтерсең лә телдән язды…

      Менә сиңа мә! Гап-гади бер авыл уртасында иң беренче булып очраган татар кызы әсир итте бит! Син бу күркәм затка гашыйк булмыйча, хәвеф-мазар туса, аны якламыйча, коткармыйча кара!..

      Карабәк иреннәре белән көмеш суга чумды. И-и, бу суның келәм кебек йомшаклыгы, нәфислеге, тешләреңне чымырдатырдай хәтфә суыклыгы! Шушы таныш түгел сылу кулыннан алып эчкәнгә генә шулай татлымы соң бу, әллә туган якның тәгәрмәч эзенә җыелган сулары да зәмзәм була микән?..

      – Исем-атың кемдер, сылу? – дип әйтә алды Карабәк бераздан, һушын җыеп.

      – Айзирәк мин, – дигән җавап Карабәккә болытлар өстеннән төшкәндәй талгын аһәң булып иреште.

      – Ә нишләп япа-ялгызың? Авылыгызда нигә адәм заты күренми?

      – Ялгыз түгел, өйдә инәкәй бар. Күрше карчыклары, бала-чага монда бик күп.

      – Ә өлкәннәр? Мин ирләрне, хатын-кызны әйтәм.

      – Һи, абый кеше, мәзәк тә инде син. Гәрәйләрнең хәзер кул арасына керердәй барча кешесе малай-шалаена, кыз-кыркынга тикле болында бит. Инде атна буе Ак Идел буендагы тугайлыкта печән чабып, печән җыеп ята авыл халкы.

      – Ә син нишләп монда? Нигә анда түгел?

      – Яландагылар көн кызуында ял итеп алырга туктады, мин авылга чаптым. Инәкәй чирләп егылды, мин аның хәлен белергә дип кайттым. Чәй генә эчерәм дә тагын шунда торып йөгерәм.

      – Алай икән, алай, – дип, чигәләрен уып торды Карабәк. Аннары, сүз юкта сүз булсын дип кенә тагын сорашты: – Әтиең дә болындадыр инде?

      – Минем әткәй юк бит, – дип, юаш тавыш белән җавап тотты сылу. – Өч кыш элек Ак Иделгә батып харап булды.

      – Нишләп инде?

      – Сусарларга куйган җәтмәләрне тикшерергә дип җыенып киткән иде, Ак Идел өстендә боз ярылган да әткәй мәрхүм