Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек, тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, аларга түбә түшәлгән. Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар белән коралланган сакчы тора.

      Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны кан түкмичә генә яулый алмаячак.

      Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк, Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда, шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярым айлар ялтырап күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икеме-өчме нәсара чиркәве дә яшәп килә. Хәтта Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт салырга җөрьәт итмәде булса кирәк. Мәскәү-Сүздәлдәге Дмитрий, Константин, Олег кенәзләрнең барчасы да хәзер, каз-үрдәкләр төсле, тәпиләрен яшереп, шуышып кына, һәр ел саен ярлык алырга Туктамыш хан каршына килеп йөри, диләр. Аларда, күркә сыман кабарып, үз-үзләре белән хозурлану, тузганак мамыгы шикелле, күптән җилгә очты инде…

      Карабәк, бөек хан сараена кергәнче үк, бәкләрбәге Хәсәнне күреп сораштырырга карар итте. Хәзер аңа томаннар артында калган кара көннәр өчен теш кайрап йөрүдән бер мәгънә дә юк бит. Син – кайчандыр ярты җиһанны дер селкетеп торган Болгар бәге – йортыңның имин яшәеше хакына тез дә чүгә бел…

      – Ә мин, колакларны ябалакныкыдай тырпайтып, Болгар хакында адым саен сораштырып торам. Үзең Сарай тарафын бөтенләй ташладың бит, – дип, Хәсән аны колач җәеп, кочып каршы алды.

      Карабәк төче камыр төсле җәелеп сөйләшүне бик өнәми иде. Ләкин ул туй түрендә утырырга, күңел ачарга дип чакырылган олы кунак лабаса, шуңа да чамадан тыш җитди булып кылануны артык күрде.

      – Синең өчен Болгар юлына киртә корылмаган, гайбәтче хатыннар кебек, читтән генә төпченеп ятканчы, кайт та күрен идең, – дип, сүзләрен бик иләп тормыйча гына авыз ачкан иде, Хәсәннең урт кысуын шәйләгәч, шып туктады.

      «Әһә, синең Болгарга булган үпкәң һич үтмәгән икән», – дип нәтиҗә ясады ул күңеленнән һәм бәйләрбәге көтмәгән сүзне кузгатты:

      – Карале, бәк, туйга килгән булдык инде без килүен, мәгәр Идегәй хакында бөтенләй дә ишеткәнебез юк бит. Мин сарайда утырган чагында ниндидер Балтыкчы бәк исеме колакка чалынды анысы. Әмма кабилә башлыгы идеме ул аксакал, әллә мангыт олысының бәге идеме – аныкларга вакыт эләкмәде. Ә хәзер үзең туйга кил, үзең кияүнең кем икәнен дә белмә, болай әллә ничек, караңгы төн уртасында күзеңә яулык бәйләп, әбәкле уйнаган сыман.

      – Һо, гаять катлаулы туй бу, аның бөтен серләрен белмичә килүең отышлырак түгелме икән әле, – дип, Хәсән үзе үк баш чайкады. – Син исемен ишетеп калган Балтыкчы бәк күптән юк инде ул. Моннан җиде ел элек безнең Туктамыш хан аны үз куллары белән тотып чапты.

      Карабәк, корт чаккандай, үзенең кәнәфидән сикереп