Ханнар килә дә китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем өчен түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә теләк яндыра – татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын! Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!..
Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай, анда үч бар дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә бер үк төрле гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да нәкъ шул. Соңгы елларда Мамайның чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора. Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер, Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары, мөгаен, беркадәр аерыладыр. Мамайның күз кабаклары каш астыннан ук шешенеп, керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Югыйсә Идегәйдә дә кысык күзләр, әмма каш астыннан төбәлгән карашында – яшен, ут бураны. Юк, бу бер сайлаган юлыннан чигенә торган йә төлке сымак койрык болгап йөрүче аумакай бәндә түгел. Туктамыш аңардан ни өчен кияү ясарга омтылуы аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын юмакчы булып кыланадыр булса кирәк. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса. Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?..
Туй шәп итеп ягылган мунча кебек кыза-җанлана башлагач, бары да аңлашылды. Төп «туй бүләге» хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте:
– Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм, һәм дә ки ул олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә!
– Афәрин! Машалла! – дип үкерде барча ялагай, соран яраннар.
«Хурлык, оят!» – дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары.
Билгеле ки, алар берсен берсе ишетмәде.
17
Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды.
– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә!
– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!
Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый читләре шикелле бүлтәйгән шул.
– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – диде Карабәк, инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп. – Синең дә менә шушылай мине сөендерер чакларыңны көтәм!
Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Иелеп кенә Айзирәкне яңагыннан үпте дә чаптарының