Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

алмаш чаптарга атланып бара башлагач, Карабәк үзен кызны кысып кочаклап алудан көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган кулларын бер-берсенә тидерергә дә шүрләп, юл буенча талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч манзараны күреп алгач кына Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты.

      – Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор, берүк. Мин мондый матурлыкны кабат кайчан күрәм әле…

      Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага. Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән?

      Әнә тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә, диңгез дулкыннары кебек, берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк булып, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар арасыннан кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайравы ишетелеп тора. Әрәмәлекләр артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да хыялларда гына күреп, тоеп иләсләнгән җәннәт бакчасын хәтерләтә, кушылып җырлау өчен монда тутый кошлар һәм тавис-ханбикә генә җитми.

      Менә бервакыт Карабәкнең колагына «Ныклап кара, хәтереңә салып куй, синең гыйшкың менә шунда кала» дигән сәер җөмлә-аһәң килеп ишетелде. Үз-үзенә ышанмыйча, әмир янда утырган Айзирәкнең иреннәренә күз ташлады. Юк, ул түгелдер бу тавыш иясе, аның иреннәре нык кысылган. Алай булгач, әллә Ходай үзе, әллә йөрәге эндәштеме аңа?

      – Ай, безнекеләр эшкә кузгалалар! – дип аваз бирде сылу. – Сүзләүләре мөмкин, яннарына ашыгырга кирәк.

      Карабәк чаптарының касыгына үкчәләрен тидереп алды, ике янган йөрәк тау өстеннән аска томырылды. Уразай бәк күптән инде бирегә төшеп җиткән, колачын киң ачып каршылап тора.

      – Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди. Печәнчеләргә ярдәм кулы сузарга ниятләгәнсең икән, рәхим итеп уртасында бул, кунак түрә.

      Карабәккә әүвәл чалгы бирделәр, шабыр тиргә баткач, сәнәк тоттырдылар. Кибән куючы яшь-җилкенчәкне күргәч, ул шулар янына чапты. Анда килсә, сүз берләшкән сыман, һәммәсе дә кибән түбәсенә төртеп күрсәтәләр.

      – Май ягылган күмәчне ялкау да ярата ул. Син әйдә шул күмәчнең тәмен татып кара әле.

      Югарыда унтугыз-егерме яшьләрдә булган, Карабәкнең үзе шикелле үк кара-чутыр егет басып тора. Кунак белән качышлы уйнап та маташмады ул.

      – Сиңа су эчергән Айзирәкнең абыйсы инде мин. Саттар атлы булам. Минем белән рәттән, һич югы, тирләгәнче басып тора алсаң, бер атна буена ашаудан баш тартам, – дип рәхәтләнеп көлә.

      Өчме-дүртме егет берьюлы чүмәлә чаклы печән ыргытуга, Карабәк кибән өстеннән мәтәлде дә төште. Гарьлегеннән тагын өскә таба ыргылган иде дә, итәгеннән тартып, ирек бирмәделәр.

      – Кетәклектә һәр тавыкның үз урыны мәгълүм. Каш ясыйм дип күзеңне чыгарырсың. Печән чүмәләләрен