һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер бирергә дә өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды.
– Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз каласы Туктамыш ханга бигать китерәчәк!..
И күндәмнәр, имеш. Мәгърур ханга тугрылык вә буйсынучанлык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгыз хандай җиһангир итеп тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң!
– Алга, алга! – дип үкерде Туктамыш, үзен үзе белми котырынып. – Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз!
Тәбризне сигез тәүлек буена тол хатынны көчләгән шикелле акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз – яраланып янга ауган ат йә бер дөя, ә Туктамыш яугирләре – кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды.
– Йөз мең саугат[43] әзер! – дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй.
– Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! – дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан.
– Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, – дип аптыратты аны яраннары. – Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам мөкиббән китеп тыңлый. Аны нишләтәбез?
Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде:
– Соң, әүлиямы, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакындагы уйлардан арыган мәлдә бер тыңламый калмам…
Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле тәмам такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына Урда җайдакларын янә өсләттеләр.
– Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыпталарына тикле туздырабыз!..
Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә, Аксак Тимер үтә нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир кайту юлындагы Туктамышның сыртын каплап баручы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.
20
Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр ул. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны, корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Мәмләкәтне Ходай Тәгалә хан-хакимнәр бәйдән ычкынудан берүк саклый күрсен!..
Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң хәйләкәр илчесен дә юллап карады хәтта:
– Дүрт