Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә…


Скачать книгу

көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Ял йортыннан күлгә төшүче сукмак та күп йөрүдән тузанланып, эчкә иңеп беткән. Кырыйдан гына барырга туры килә… Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә аннары калкулыкка килеп чыкты. Биредән бөтен күл буе ап-ачык күренеп тора иде. Билал тукталып, байтак күзәтеп торды… Кая гына караса да, кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт корып куючылар да бар… Урмандагы күл буена шуның хәтле халык җыела алыр дип Билал күз алдына да китермәгән иде.

      Тынычрак, кешесезрәк урын эзли-эзли, яр буенча китте. Ятып торырдай, чирәмлерәк һәр почмакка кеше кунаклаган. Чибәр-чибәр хатын-кызлар, түгәрәк-түгәрәк ир-атлар… Ә кайберләрен күкрәкчә буенча гына аерырга була – иренең дә, хатынының да гәүдәләре бер үк, бүтәнчә һич аерырмын димә!

      Шулай кайсына сокланып, кайберсенә гаҗәпсенеп бара иде, якында гына аның исемен кычкырдылар:

      – Әй Билал! Әйдә, монда кил!

      Караса, тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи. Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да ташламый бит.

      Нишлисең, барды инде Билал алар янына.

      – Әйдә, утыр! Безгә менә бер кеше җитми.

      Нәрсә әйтергә дә аптырарсың. Кисәк кенә баш тартырга да уңайсыз.

      – Җегетләр, мин уйный белмим бит, ышанасызмы шуңа?! – Билал шундый хәйлә белән котылмакчы булды.

      – Нәрсә, дураклы да уйный белмисеңме?!

      – Әйе шул… – Үзе елмая төшеп, тегеләргә карап тора бирде. Янәсе, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, шаярту дип кабул итегез. Алай да ярый!

      Әдәп өчен алар янында бераз басып торды да аннары бик ерак китмичә чишенеп атты, күз-колак булсыннар дип, киемнәрен болар янына китереп куйды. Суга кереп китте.

      Яр буенда бик күп бала-чага, карт-коры мәш килә иде. Билал бераз суга ияләнү өчен генә күкрәк тиңентен суда басып торды да рәхәтләнеп, колач сала-сала, ирләрчә талпынып-талпынып йөзеп китте. Бу рәхәтлек инде ярдан карап тору ише генә түгел иде! Монда йомшак, салкынча суда йөзгәндә, һәр күзәнәгең искиткеч иркенәеп, киңәеп китә иде, үзеңне чын-чыннан бер су җанвары сыман тоясың!

      Билал күлнең уртасына ук керде. Күпләр монда хәтле керергә кыймый идеме, иренә идеме – уртада беркем дә юк. Тик биредә су салкынрак икән… Күрәсең, шактый тирәндер бу күл… Әнә бит ярлары да ничек текә төшеп китә.

      Шулай озак кына кинәнде ул күл уртасында. Бер хәрәкәтләнмичә чалкан да ятып торды, диңгезчеләрчә дә йөзеп карады.

      Әйе, Билал бирегә килеп һич тә ялгышмаган! Ярый әле, путевка булды! Югыйсә эсседән чатнаган таш арасында – шәһәрдә нишләр иде икән хәзер?

      Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте.

      Чишенгән җиренә – егетләр ягына караса, алар кәрт уйнаудан туктаганнар да, өсләрен салып куеп, моны күзәтеп утыралар.

III

      Ярга якынайгач, Билал боларга кычкырган булды:

      – Әйдәгез, су керәбез!

      Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман