дөньяда?!
Сорамыйча да булдыра алмады:
– Ә нинди чир ди соң ул?
Бабайның җавабы кыска булды:
– Кем белсен инде аны! Хәзерге мең төрле чирне!
– Нигә белмәскә! Аллергия, диде. Малаең шулай диеп кайтып әйтте бит, оныттыңмыни? Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде. – Соңлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчылу да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу да сизелә иде.
Билал тынып калды.
Коточкыч яңалык иде бу аның өчен! Кешегә, япь-яшь кешегә әнә шулай табигатькә чыгарга ярамасын әле! Йә дөнья! Кая барасың син?! Байтак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чытып нишләргә белми барды ул.
Аннары Нинаның да Мәскәүне ташлап еракка – тайга арасына китәргә теләве исенә төште… Ул да качарга тели түгелме соң?! Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шул куркынычны алдан тойган түгелме соң Нина?!
Үзе өчен коточкыч ачыш ясап һәм үзе үк шуннан куркып, сүзсез, бернинди уйсыз калды Билал.
Аның бу халәте шактый озакка сузылды.
…Автобустагылар җанлана, кыймылдаша башлагач кына исенә килде ул. «Инде әз генә калды», «Килеп җитәбез» ише сүзләр ишетелә иде. Шул арада әлеге яшь пар кызык кына тәкъдим дә кертте:
– Әйдәгез, калган юлны җәяү үтәбез! Ә әйберләр… Әйберләр автобус белән барсын!
Моны шундук күтәреп алдылар. Шофёр да, дустанә елмаеп, автобусын туктатты.
Җитез генә коелдылар һәм чыгу белән барысы да диярлек югарыга текәлде. Ә анда ямь-яшел ябалдашлар, яшь кызлар кебек, бер-берсенә сизелер-сизелмәс кенә орынып пышылдашалар, серләшәләр… Пышылдашулары күңелдә дәрт, тормыш, яшәү дәрте уята.
– Да-а… Оҗмах инде монда, оҗмах! – дип куйды Билал каршында утырып барган абзый.
– Оҗмахка кергәндә дә русча сөйләшмә инде, бабай, үзебезчә генә әйт! – дип төрттерделәр аңа.
– Эх, яшисе иде гел шушында, ә! – Бусын теге ике ир-атның берсе әйтте. Ул да елмая, чын күңелдән сокланып елмая иде.
Бүтәннәр дә елмаештылар. Аннары әкренләп кузгалдылар…
Билал, иң артка калып, бер ялгызы китте…
Рәхәт шул табигатьтә берүзең ләззәтләнеп йөрү! Урманга көтү-көтү булып баруны кечкенәдән үк җене сөйми аның. Мәктәптә шулай, экскурсия дигән булып, барысын бергә урманга алып баралар иде. Шау-шу була иде. Ниндидер начарлык эшләнгән кебек тоела иде Билалга ул вакытта. Нәрсә өчендер бик уңайсызлана иде ул.
Ә иң бәхетле минутларны ул урманда яки бүтән иркенлектә берүзе калгач кичерә. Авылда укыган чагында да яз көне кичләрен елга буенда йөри иде ул. Аларның авылы яныннан гына ага торган елга бу чакларда бик нык киңәя, аның киңлеге өчәр-дүртәр чакрымга хәтле җитә иде. Агымы бөтенләй сизелми үк башлый иде.
Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында… Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр