күренеп китә. Кайберәүләр өреп кабартылган резин матраста йөри.
– Су керәбезме соң?
Бу сүз Билалның авызыннан чыгарга да өлгермәде, Раушания:
– Керәбез, керәбез! – дип сикергәли дә башлады.
Ә Галия дәшми дә, кымшанмый да басып тора бирде. Билал аның дәшүен дә, кымшануын да көтмәде, кызы белән суга кереп китте. Су күкрәгенә җиткәч, Раушанияне күтәреп алды, аны уйната, йөздерә башлады. Аның белән күңелле, рәхәт иде, бертуктамый шулай шаярып кына торасы килә. Раушания исә судан туярга уйламый да, чыркылдый-чыркылдый, әтисе кулында йөзә бирә. «Тагын, тагын!» – дип, һаман эчкә, тирәнгә табарак күрсәтә. Аның сүзен тыңлыйм дип, Билал бер-ике мәртәбә чоңгылга да төшеп алды. «Пуф, пуф» килеп, көчкә чыктылар сайрак урынга.
Аларның күңелле уенын Галия тавышы бүлде:
– Кызым, әйдә, чык. Сиңа озак су керергә ярамас.
Әмма Раушанияне болай тиз генә судан аеру мөмкин түгел иде. Ул әтисенә килеп ябышты: «Әйдә, тагын йөзәбез, әйдә!» – дип, Билалны эчкә, тирәнгә табарак тартты. Билал, аңа ияреп, яңадан эчкә керде, алар тагын икәүләшеп чыркылдаша башладылар.
Озак юангач кына, Билал уйлап куйды: «Яр башында торган кешегә мондый эсседә бик рәхәт түгелдер… Чыгарга кирәк». Раушанияне күтәреп, ул ярга чыкты, тегесе аның кулыннан ычкынырга теләп тартышты, һаман суга тартылды. Ә Билал, көлә-көлә булса да, аны җибәрмәде, тәнен сөртештереп, бергә-бергә киендерделәр. Киенгәч тә китәсе килмичә, барысы бергә тагын судагыларга карап тордылар. Билалның чишенеп, яңадан суга ташланасы килеп китте. Ләкин киенгәч инде кайтырга кирәк иде. Ул үзе генә түгел бит. Алар акрын гына югары менеп киттеләр.
Кайткач, бүлмәләренә кермичә, уңайлы креслоларга утырып хәл җыйгандай иттеләр. Мондый эссе көндә иң әйбәт урын хәзер менә шушы кебек иде. Кызык, үзе генә яшәгәндә, Билалның бу креслога беркайчан да утырганы булмаган икән. Нишләп микән? Аңа урманда, күл буенда рәхәтрәк булганмы әллә? Монда тукталып торырга туры килмәгәнме аңа? Чыгып киткән, кайтып кергән.
Билал үзалдына елмаеп куйды. Кайчагында ул тәрәзәдән генә дә чыгып китә иде бит әле! Аның белән бер өстәл янында утыручы танышлары моны күрсәләр яисә белсәләр нишләрләр иде икән?! Ушлары китеп егылмаслар иде микән?! Һәрхәлдә, ул чагында Билал белән бөтенләй сөйләшми башларга мөмкин иделәр. Һа, һа! Кызык та инде бу дөнья – мин аларга кызык кебек, ә алар минем өчен кызганыч кешеләр… Әллә дөньяның бөтен кызыгы да кешеләрнең әнә шулай төрле-төрле, бер-берсенә бөтенләй охшамаган булуларында микән?
– Син миннән көлеп утырасыңмы инде шулай? – Галиянең тавышын ишеткәч, ул сискәнеп китте.
– Ю-ук, бер кызык искә төште дә шуннан көләм. Минем кайчагында тәрәзәдән йөргәнне белсәләр, мондагы танышлар нишләрләр иде икән дип елмаеп утырам.
– Нигә, син тәрәзәдән дә йөрисеңмени? – Галия аның уен-көлкеле сүзен бөтенләй икенче якка борып алды, Билал аптырап ук китте. «Ә бит чыннан да салкын акыллы кеше, тик кенә торганда, бер сәбәпсез көпә-көндез тәрәзәдән йөрүне аңлый алмый. Ул аны күз алдына китерә, башына сыйдыра алмый…»
Әнә шундый уйламаган ятьмәләргә