мәртәбә ул бүлмәгә килгән иде. Зур-зур рәсемнәр, озын матур шәмнәр, төрле-төрле кыяфәттәге агач ботаклары, тамырлар, үсемлекләр белән тутырган иде бүлмәсен Ләйсирә. Әнә шуларны күргәч, әллә ничек булып киткән иде Билалга. Хатын-кызның ниндидер бер яшерен серен төшенеп алган кебек тоелды аңа шулвакыт. Үзенә нәрсәдер, нидер җитмәүне Ләйсирә шулай, үзе дә сизмәстән, үсемлекләр, матур рәсемнәр белән капларга, тигезләргә омтыладыр сыман иде. Авыр ук булып кадалган хакыйкатьне йөрәге белән сыкрап кабул итте ул вакытта Билал. Үзенең ни эшләгәнен әнә шунда гына бөтен тирәнлеге белән аңлап алды бугай ул.
Әмма Ләйсирә ниндидер үпкә ише нәрсәне аз гына да сиздермәде.
Билал белән ул үзен нәкъ элеккечә тотарга тырышты.
…Йокыга киткән Ләйсирәнең үзен генә калдырып, Билал тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә төбендә генә үсеп утырган юкәләргә текәлде. Ә күз алдында һаман тормышның узган чоры, ямьле чаклары. Нигә гел шулар истә кала икән?!
Ләйсирәнең кай арада торып аякка басуын искәрмәде дә Билал. Ул аяк очына гына басып килде дә йомшак куллары белән Билалның күзен каплады.
Ә үзе, көлә-көлә:
– Сөйгәнең кем, әйт! – ди.
Ә Билалның җавабы билгеле инде:
– Ләй-си-рә! – ди ул.
Кызга бу гына да аз тоела:
– Өч тапкыр әйтмичә ышанмыйм!
Билал ялт кына борылды да яңадан Ләйсирәнең иреннәренә ябышты. Аннары гына, тыны бетеп, еш-еш сулыш ала-ала:
– Ләйсирә! Ләйсирә!! Ләйсирә!!! – диде.
Билалның ял йортындагы иң матур көне әнә шулай башланды. Аннары алар ашханәгә бардылар. Инде байтак соңарган булсалар да: «Минем иң кадерле кунагым килде, зинһар, аны сыйлагыз!» – дип, официанткаларны күндерде.
Шуннан соң инде, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр. Якты күлнең үзенә!
Билалның әле Ләйсирәгә шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит!
Үзенең дә Ләйсирә белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе бар иде аның!
Күл буена җитәкләп алып төште ул Ләйсирәне.
Алар тиз генә чишенеп аттылар. Ләйсирә ачык яшел төстәге тоташ купальниктан гына калды. Билал аның искиткеч зифа гәүдәсен, әле тәү кат күргәндәй, бик озак күзләре белән иркәләде. Үзе белән берни дә эшли алмый, күз карашын читкә, бүтән нәрсәгә юнәлтә алмый иде ул. Моны Ләйсирә дә сизеп алды.
– Оялтасың бит, Билал… Бик алай карама, зинһар…
Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды.
– Әйдә, башта су кереп чыгыйк, аннары туйганчы кызынырбыз, – диде ул, Ләйсирәнең кулыннан тотып.
Яр буена килеп баскач, Ләйсирә шикләнебрәк калды. Ә Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. Аннары инде, ярдан шактый гына киткәч, борылып Ләйсирәгә күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле. Үзе Билалга караган да елмая.
Билал, тавыш биреп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй:
– Әйдә инде, курыкма! – дип кычкырды.
Ләйсирә тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде.