белән кызыксынучан, мавыгучы кеше була. Ырымбурда яшәгәндә, алар гаиләсе булачак зур композитор Җәүдәт Фәйзи белән аралаша. Җәүдәт белән Фоат, малай гына чаклары булса да, детекторлы радиоалгыч кору белән мавыгалар, каяндыр детальләрен табалар, схемасын өйрәнәләр, кургашын эретәләр. Барыбер максатларына ирешеп, радиоалгычны ясап бетерәләр, Мәскәүне тыңлыйлар, туганнарына да тыңлаталар. Ул чагында әле радио беркемдә дә булмый.
Янә бервакыт ул гипноз белән мавыга. Китаплар укый, апаларын гипнозлап йоклатып карый, үзе дә йокыга китә. Икътисад, финанс эшләре белән мавыккан чаклары да була.
Апасы Наҗия 1930 елда, теш протезы техникумын тәмамлап, Минзәләгә эшкә тәгаенләнә. Ул чагында бу шәһәргә озак командировкага Абдулла Алиш та килә. Наҗия аның белән таныш була. Апасы янына кунакка килгәч, Фоат та Алиш белән таныша.
Менә нинди язмыш! Балачакта бер ихатада уйнап йөргән малайлар, тыныч тормышта очрашкан кешеләр, еллар үткәч, Берлин төрмәсендә, хәтта бер үк камерада үлем көтеп ята. Әлбәттә, чит-ят кеше белән бер камерада булуга караганда үз кешең белән көннәр-төннәр үткәрү барыбер җиңелрәк, аларның сөйләшер өчен уртак сүзләре бик күп булгандыр.
Унбер патриоттан Фоатның гомере дүртенче булып 12 сәгать 15 минутта өзелә.
6. ГАРИФ ШАБАЕВ
Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Иске Турай авылында (хәзерге Ярмәкәй районы) туган. Малай бәләкәй чагында ук әти-әниләре, ачлыктан котылырга теләп, Урта Азия ягына күченеп киткәннәр һәм Ташкент тирәсендәге кышлакларның берсенә урнашканнар. Гариф шундагы башлангыч мәктәптә укый, аннан Казанга килеп, тугыз класс тәмамлый. Ул чагында тугыз ел уку урта белем алуга тиң була.
1928–1929 елларда Каюм Насыйри исемендәге татар педагогия техникумының башта техник секретаре, аннан укыту бүлеге мөдире булып эшли. Бер ел чамасы шул вазифаны башкаргач, финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә. Укуын тәмамлагач, янә Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә, Алты Арык районында, соңыннан Ташкентның үзендә Госстрах инспекторы булып эшли.
1932 елда Гариф мәдәният өлкәсендә эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә. Аларның Лилия исемле кызлары туа.
1938 елда Шабаевны Үзбәкстанның Финанс халык комиссариатында соцстрах бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Әлбәттә, 31 яшьлек белгечне шундый югары вазифага куяр алдыннан, аның кандидатурасын ныклап тикшерәләр. Гарифның тырышлыгы, үз эшен яхшы белүе нәтиҗәсендә шундый карарга киленә.
Югары вазифада эшләсә дә, шәхси тормышында тыйнак булып кала. Гаиләсе белән тар гына бер бүлмәдә гомер итә.
Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ул хәрби хезмәткә алынмый. Әмма сугышның беренче көнендә үк Ташкент шәһәрендәге Куйбышев районы комиссариатына, фронтка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Сугыш башлану шартларында аның тазалыгын тикшереп, төпченеп тормыйлар. Июнь азагында ук хәрби хезмәткә алына. Кыска вакытлы курсларда сугыш һөнәренә өйрәнеп, фронтка озатыла.
Аның сугышка барганда язылган бер генә хаты