кайта, шул минем хатыным Валентина Листопадка, Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәренә яисә минем абыйларыма һәм якын туганнарыма хәбәр итсен. Мәскәү – Симаевка. К сему Симаев 12 февраль 1944 ел».
Иптәш Симаевның, безнең дустыбыз һәм туганыбызның, исеме ачыклана алмады. Ул пычранган иде. Шуның өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Шушы текстны басып, газета аша аның туганнарына, хатынына хәбәр ителсен. Төгәл адресы күрсәтелә. К сему Козазаев, 21 июль, 1945. Германия, г. Дрезден».
1945 елның 20 июнендә Совет Армиясе капитаны Лукьянов Әхмәт Симаевның хатынына фашист суды карары нигезендә аның Германиядә батырларча һәлак булуы турында хәбәр тапшыра. Еллар үтү белән, Әхмәт Симаевны җәзалап үтергән вакытта тутырылган карточка да немец архивларында табыла. Әнә шулай итеп, бу патриот турында да дөреслек Туган илгә кайта.
Журналист Әхмәт Симаев җиденче булып 12 сәгать 24 минутта үлемгә дучар ителә.
8. АБДУЛЛА БАТТАЛ
Абдулла Вазыйх улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевск) районы Олы Тигәнәле авылында туа. Алар гаиләдә биш малай, бер кыз була.
Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләр башкара. Чистайга барып, аннары Донбасска китеп тә эшләп кайта.
1937 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Армиягә ул теләп бара, чөнки абыйсы Салих Баттал очучы, авыл малайлары өчен чын герой була. Абдулла Казанда, Кремльдә хезмәт итә. Аны кече командирлар курсына билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә бәхетсезлеккә очрый. Хәрби часть йомышы белән җигелгән ат арбасына утырып барганда, малкайлары дулап, арба ава, һәм Абдулла тәгәрмәч астында кала. Аның аягы имгәнә, хәрби хезмәткә яраксыз дип, өенә кайтарып җибәрәләр.
Туган авылында аны клуб мөдире итеп куялар. Бу аның холык-фигыленә туры килә. Ул мәдәни-агарту эшләрен бик тиз җайга сала, клубта бик еш концерт-спектакльләр куела, клуб мөдире рольләр башкаручы артист та, нәфис сүз остасы да була.
Ул әдәбият белән мавыга, күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә. Үзе дә шигырьләр язгалый. Кайберләрен район газетасында да басалар. Сугыш алдыннан Абдулла берничә ай редакция хезмәткәре булып та эшләп ала.
1938 елда Хәдичә исемле кызга өйләнә. Аларның кызлары туа, ләкин нәни чакта ук үлә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, аягы имгәнүгә карамастан, фронтка җибәрүләренә ирешә. Аның кайда, ничек сугышканы, ничек әсирлеккә төшкәне билгеле түгел. Фашист тәмугыннан исән калган патриотларның берсе Фәрит Солтанбәков хәтерләвенчә, Абдулла 1942 елның көз айларында Демблин лагеренда була. Шул ук чорда бу лагерьга Муса Җәлилне дә китерәләр. Ул лагерьның лазаретында ятып чыга. Аягына басып йөри башлагач, Муса Абдулла Баттал белән очраша. Алар кочаклашып күрешәләр, димәк, электән үк бер-берсен белгән булалар.
Рушат Хисаметдинов белән очрашкан вакытта, ул миңа Абдулла Баттал турында түбәндәгеләрне сөйләде: «Абдулла таза гәүдәле, киң җилкәле, зур куллы кеше иде. Ул немецларга карата «төкерәм мин сезгә» дигән кыяфәттә гәүдәсен туры тотып,