­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

Минем бу сорауларым табигый. Хаҗ кылуның беренче шарты – урланмаган, таланмаган, хәрәм белән табылмаган акча. Бүген дуңгыз сатып, иртәгә шуның тиярен учлап, хаҗга чапмыйлар. Ни белгәнемне аңлатырмын, иншаллаһ. Син үзең дә, рәис абый, акыл өйрәтергә оста.

      – Остамыни? – Нурулла, шаяртып, киеренкелекне йомшартырга тиеш иде. Яшьләр белән телләшү җүнлегә илтмәс. – Әйдә, алайса, урыннарны алмаштырабыз, энем. Рәис эше җип-җиңел ул. Кыр-басуларда сөрәсең-чәчәсең, урасың-суктырасың. Ә фермаларда сыер-тана үрчетеп, сөтен саудырасың, сарыкларның йонын кыркытасың, кыскасы, хөкүмәт планын үтисең һәм Аллаһ әппәр дип битеңне сыпырасың. Ышана-ам, син минем урында эшләрсең, ә мин синекендә – юк. Синеке мең кәррә авыр, син бит адәм баласы караңгыда адашмасын, калебе иман нуры белән нурлансын өчен маяк ролен башкарасың, энем…

      Кибет тыкрыгында Нурулла Мирхан картны очратты. «Арыдым, бүген бу очрашулардан туктап торыйм», – дип, өенә юнәлгән ир аның белән исәнләшеп кенә узып китмәкче иде, карт таягын Нуруллага терәде.

      – Миңа үчләшеп, авылга мыек та үстермәгән япь-яшь сабый китерткәнсең икән. Урыс оланы диме?

      – Руслан атлы ул, Мирхан абзый, – дип төзәтте Нурулла. – Хәзрәтнең исемен бозма инде син.

      – Ай-яй тәкәббер ди хәзрәтең. Андыйлар җәннәтнең исен дә сизмәс, ди китап.

      – Ә мин-минлек – тәкәбберлекнең уң канаты, ди, Мирхан абый. Мондый чирләрдән барыбыз да дәваланырбыз, иншаллаһ.

      Кара, Нурулла хәзрәттән бер матур сүз дә отты түгелме соң? «Иншаллаһ!»

      – Борын асты кипмәгән сабый безнең кебек тәҗрибәле олыларны ни-нәрсә белән куандырыр икән? Әкият-мәкиятләр беләнме? – Мирхан карт бәйләнчек чебенгә охшаган иде. – Гел кирегә сукалый, ди, урыс оланы.

      – Кирегә дә сукалар, уңга да сукалар, Мирхан абзый. Яшь чакта без дә шундый идек, – диде Нурулла. – Безгә хәтле беркем дә дөрес яшәмәгән, безгә хәтле беркем дә дөрес сөйләшмәгән, әйеме, Мирхан абзый? Хәтерлим әле, хуҗалыкның баш агрономы картайган иде. Миңа рәис дилбегәсен тоттыргач, моңардан шикләнәм генә бит. Афзал абзый басуларны дөрес бүлеп чәчтерми, ә менә мин аңардан акыллырак та, белемлерәк тә, җирләрне үземчә «туракладым». Кукуруз – чөгендер кырына, чөгендер бәрәңге басуына күчте. Нәтиҗәсе шул: көзен берсеннән дә уңыш җыялмадык. Хәзер инде мин, агач мылтыктан атабыз дисәләр дә, алай эшләмәс идем.

      – Син мине телең белән юмалама, рәис сыңары! Күрә торып урыс оланын мәчеткә керттең, күрә торып! Мәхәлләдә тәртип сал, дип, миңа ялынасы көннәрең алда әле синең. Ул тал чыбыгы төсле килбәтсез, ябык малайны җил манарадан очырачак!

      – Ничава, Мирхан абзый, Чурайбатыр апалары пешергән бәлешләрне ашый-ашый тәненә ит кунар, иншаллаһ. (Әй, шушы җылы сүзне әйтәсе генә килә бит!) Әнә син парторг чагыңда арык кына гәүдәле идең, мулла булгач, мәҗлестән мәҗлескә йөреп сыйлана-сыйлана ничек симердең, ә!

      Көлгән дә, елаган да бер авыз, диләр.

      Тик бүген авыз гына көлде, ә күңеле елады. Ир күңеле югыйсә. Тупас тукымадан тегелгән югыйсә…

      …Нурулла Коръән