­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

Нурулла! Иске мәчет нигезен казыттырма, бабай сандыгын «берәрсе тапсын» дип яшермәгәндер.

      …Атау болыныннан күтәрелгән вертолётның җиле сап-сары чәчәкләрне «аяктан екты». Нурулла тузгыган чәчләрен, бармаклары белән аралап, артка сыпырды. «Тезләнмә, мин хатын-кыз түгел…» Зур кунак очты. Хәер, кунакның зурысы яки кечесе була микән?

      Кунак кунак инде ул.

3

      – Авылда минем турыда ниләр сөйлиләр, бичәсе?

      – Кәкре каен тузына язмаган нәрсәләр шунда.

      Нурулла аш тәлинкәсен читкәрәк этәрде. Элек иртә китеп, төнлә кайтып сизелмәгән генә икән: хатынының холкы таш төсле авыр, тиз генә кузгатам димә.

      – Саҗидә, нигә мондый юаш-мескен соң син, ә? Син бит колхоз рәисе хатыны, мин кем дип, күкрәк киереп йөр! Йа, нинди тузга язмаган нәрсәләр ул? Эчтәлеге нидән гыйбарәт?

      – Фермаларга шаккаталар. Терлекнең күплегенә тагы. Ике айда өлгертте, диләр. Мәчете дә яңа, диләр. Ни диим аларга?

      – Аңа күктән алтын тәңкәләр яудырганнар, диярсең, бичәсе.

      – Һи, «тәңкә» димиләр шул! «Әүлия иреңә рухлар булышамы» диешәләр.

      Нурулланың йөрәге сыкрады. Хак, ырудашларын белми ул, белми! Әллә нишләде Чурайбатыр. Хәрәм малга буялганнан соң, авыл күгендә иман нуры тоныкланды төсле. Төсле генәмени! Тоныкланды! Бүген таш мәчетнең манарасыннан азан тавышы яңгырый, ә иман, куркып, бәндәнең күңел ярыгына поскан. Их сезне, авылдашлар!

      – Саҗидә, иске абзарлардан тукмакборыннарны җыештырганда, мөгаен, баш санын исәпләмәгәннәрдер. Имеш, безнекеләр чучка балаларын урлаган, ди. Кемнәр икән алар? Ишетмәдеңме?

      – Ишетмәдем, Нурла. Ник соң?

      – Тик… – диде ир коры гына. Кайчакта хатынының аңгыралыгы аны пычаксыз суя иде. – Әзрәк эшем көйләнде, бүгеннән үк йорт саен йөрергә тотынам. Авыл белән өр-яңадан танышам.

      – Кемнән башлыйсың, Нурла?

      – Синнән, Саҗидә! Егерме ел элек мин сине юлдан гына иярткән идем. Атасыз үскән кыз идең. Ник син болай мыштым, ә? Җаныңда ниләр бар, әйдә, сөйлә!

      – Быел безнең сыер кысыр, Нурла, – диде табын җыештырган Саҗидә. Ул иренең төртмәле сүзләренә үртәлми иде. Боз кебек салкын һәм болытлы көн кебек төмсә хатын! Ә бит аңа алмаш бүтән иде. Туйбикә иде ул, Туйбикә… Үзенең туеннан качкан исәрбаш!

      – Сөт эчәм дип, балаларыбыз еламый әле, җиде-сигез айга түзәрбез, – диде Нурулла.

      Ул беренче сәфәренең сукмагын уң кул күршесе Ибраһим карт йортыннан салырга булды. Бабай, тавышын акыртып ачып куеп, радиодан яңалыклар тыңлый иде.

      – Бәрәкалла, синме соң бу, улым? – диде карт, радиосын тиз генә сүндереп. – Күземне җен бумыйдыр, шай?

      – Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый. Син ачуланма инде!

      – Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә калхузда. Йөрәгең түзсен генә.

      – Сиңа да җитмеш биш тула икән, Ибраһим бабай.

      – Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин дөнҗаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк минем кордаш Мидхәт утыз ел элгәресе үлде. Чөнки дә дөнҗаны колачламакчы