булсын, диде, хезмәт хакын айныкын айга тиененә кадәр түләттерде. Йорт тергезсен, авылда төпләнсен дип, транспортын кызганмады. Автобусларга төяп (сирәк кенә, билгеле) театрларга да йөртте. Баксаң, тамагы тук, өсте бөтен авылның иман баганасы бармак белән төртсәң ава икән.
Хастаханәдә телефоннан шылтыратып хәлен сорашканда, район башлыгы (инде элеккеге башлык дияргәдер), атна ахырында Чистайга күчәм, дигән иде. Соңгы тапкыр күрешәбездер, бәлки, хуҗалык рәисләре дә киләдер, мин дә озатырга барыйм дип, Нурулла үзәккә китте. Ләкин бердәнбер озатучы кеше ул гына иде.
– Так-то, брат, – диде кичәге башлык, – тәхетеңнән куып төшерсәләр, яныңдагы тугры вәзирләрең тараканнар кебек ярыкка шыла. Сиңа рәхмәт, Азизов. Мине сүкмә, мин начарлык эшлим дип эшләмәдем, хуҗалыгың баер дип, ялгыштым. Ярдәм итә алмыйм, кулымда власть юк бүген. Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсың? Всё-таки син башлы җегет.
– Яңа ферма төзеп, терлек белән тутырыр өчен биш миллион тирәсе акча юнәтәсе иде.
– Слушай, Азизов, выход бер генә: Минһаҗевтән сорап кара. Бүген Татарстанда иң бай кешеләрнең берсе ул. Саран мужик түгел.
Минһаҗев, Минһаҗев… Әзрәк якташ та бит әле ул. Мәктәптә, туган як тарихын өйрәнгәндә, шунысы ачыкланган иде: Минһаҗевләр нәселенең тамыры Чурайбатырда. Аларның борынгы бабасы Нуретдин хәзрәт авыл зиратының иске өлешендә җирләнгән, диләр. Ә хәзрәтнең балалары яшьли үк төрлесе төрле якка сибелгән, имеш.
«И Аллаһым, шушы бәндәң белән очраштырсаң иде», – дип, теләк теләргә генә кала иде. Беркөнне сәркатип кыз, сулышына кабып, аның бүлмәсенә керде.
– Нур… Нурул… Нурулла абый, кәнсәләр кырыендагы солдат сыны каршында теге дәү абзый… соң, теге телевизорда күрсәтәләр бит инде гел-гел Президент янында чуалган дәрәҗәле абзыйны, шул тактадан фамилияләрне укып тора.
– Кем, кем? – диде Нурулла.
– Соң, табак битле, киң җилкәле теге абзый инде, Минһаҗев инде!
– Чакыр! Әй, тукта, хәзер үзем! Чакырып кертергә малай-шалай мәллә ул сиңа? – дип, иңенә кәчтүмен элеп, Нурулла тышка ашыкты. Ахырзаман могҗизасы, валлаһи. Кемне күрәсең килсә, шуны каршыңа китереп бастыра Ходай.
Ак күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган кунак, Нурулланы сырты белән тойгандай:
– Нихәл, энекәш? – диде. – Күп кеше үлгән икән авылыгыздан. Япь-яшьләр һәммәсе. Ай-яй, сугыш кырган ирләрне.
– Исәнмесез, Вәкил Минәхмәтович! – Нурулла аңа кулын сузды. – Мин колхоз рәисе Азизов идем.
– Кем атлы?
– Нурулла.
– Тумышың белән Чурайбатырныкымы?
– Үзенеке, әйе.
– Рас син шушы авыл егете икән, үзең хуҗасы да икән, минем сиңа зур үтенечем бар, энем Нурулла.
Үтенеч?! Мондый кодрәтле затның җан тәслим кылып яткан хуҗалык җитәкчесенә нинди йомышы төшәр икән, ә? Аның кулында тылсымлы таяк: бер селкесә – йөз үтенечен үтәргә әзер йөз гыйфрит (тән һәм җан сакчылары), бәбәкләрен тәгәрәтеп: «Баш өсте, боер, хуҗам!» – диячәк.
– Олыгаябыз, энем Нурулла. Күңелләр