Безнең Чурайбатыр кызлары чибәр алар, – дип, Нурулла үзалдына елмайды. Читтән ярәшә, имеш, бу авыл кызлары хәрәм, имеш. Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың, мулла энем!
Кинәт кенә ирнең күз кабаклары тартышты. Чаш-чош, чаш-чош… Габбас карт чалгы кайрый… Тау итәгендә печән чапканда да картның теле авызыннан бүселә иде…
– Ания акыллы нәселдән, безнең Рифатка да тиң иде дә… Ник син аны чит илгә җибәрдең инде, Нурла?!
– Өч айда улыңның укасы коелмас. Сентябрь урталарында кайтыр, иншаллаһ!
– Казан да Казан дияр микән? Хәзерге яшьләр авылда тирес түкмәс шул.
– Тиресен дә түгәр! Агроном бит ул. Син менә, бичәсе, аны бер начар гадәтеннән биздермәдең, ә?
– Нинди гадәт ул, Нурла?
– Берәр эш эшли башласа, теле авызына сыймый.
– Олыгая-олыгая җыйнакланыр әле, Нурла.
– Чир китә, гадәт китми, бичәсе! Әллә әтиең шундый идеме?
Нурулланың җилкә чокыры тагын бер гөрси тансыклый иде. Абыйсы кебек, сеңлесе дә, чатнатып, «Габбас карт – минем әти!» дисә? Тик Саҗидәнең керфеге дә селкенмәде.
– Мин әтине хәтерләмим, Нурла, – диде ул.
– Эзликме соң?
– Әйем лә, кирәге юк. Син атамнан да якын, синең җилкәңә ышыкланып яшәдем, шуңа бик канәгать инде мин. – Чәчәк сыман таҗларын йомган хатын әкрен генә ачыла иде. – Тел дип… Мин генә гаеплемени, Нурла? Син малаеңның йоклаган чагын гына күрә идең. Сиңа колхоз баладан да кадерлерәк иде.
Хәйретдиннән ишеткән хәбәр атна буе бәгырьне тырнады. Шул хак микәнни? Гарип ир алдашмас анысы. Саҗидәсе кызганыч, өч урам аша гына яшәгән атасына «әти» дия алмаган. Өч туганны Сабан туенда һичшиксез күрештерергә кирәк. Әгәр Хәйретдин абый моннан егерме ел элек үк сер төенен чишсә, мөгаен, Нурулла кыз кулын сорарга туп-туры Габбас картларга керер иде.
– Алайса, мин мәчеткә барам, Нурла.
Баштанаяк төренгән Саҗидә нәкъ япон курчагы иде.
– Килендәшең Энҗене дә үгетлә, – диде Нурулла. – Ул да догалар өйрәнсен.
– Ә син кая җыендың, Нурла?
– Үзәккә, бичәсе. Йомыш белән.
Аның «йомышы» бик катлаулы иде. Туйбикә чакыра… Йөрәк өчен ни-нәрсә белән бәхилләтер нечкәбил? Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле, тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе – горурлык, икенчесе – ярату. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәдән ул һаман суынмады.
…Ун машина, тузан болытына күмелеп, олы юлдан җилдерде. Беренче очраган агачка асылыныр хәлдә иде егет. Туйбикә Казанга качкан! Туй көнендә! Йа, нинди хурлык!
Җәйләү сукмагыннан бер кыз йөгерә иде. Күзен хәсрәт элпәсе каплаган егет аны танымады.
– Кем ул? – дип сорады.
– Мыштым Саҗидә бит инде, – диде сыңары. – Бездән өч сыйныф түбән укыды. Сыер сава.
– Яле, Шәм, тормозга бас.
– Нишлисең, Нур?
– Шул кызга өйләнәм!
– Акылыңдамы син?! Мыштым дөмә ятимә. Без хәерче, ул бездән…
Нурулла игезәгенә кизәнде:
– Бас!!!
Күрәсең,