армиядә бергә хезмәт иткән дусты Идрис тә туйда иде. Ул институтның тарих бүлегенә имтиханнар тапшырган. Анда аның олы абыйсы декан икән.
– Син дә көндезге бүлектә укы, – диде хезмәттәше. – Абый барысын да җайлар.
Кияү егете ул кичтә томан эчендә йөзә иде. Шуңа күрә Казан кунагына «әйе» дә димәде, «юк» та димәде. Атна-ун көннән соң, зиһен күге аязгач, яшь ир игезәге белән уй-ниятен бүлеште.
Ни гаҗәп, «сыңары» аның шул сүзен генә көткәндәй:
– Миннән хәер-фатиха, хет син укы, иту безнең нәселдә гел кара халык – җир сөрәбез дә агачта чокынабыз, – диде.
Нурулла, сызланып кына:
– Туй чыгымнарын нишләтим? – диде. – Җизни – туган, кәҗә мал түгел, дигәннәр. Дөрес икән, әнә ападан әйттергән, кышка тиклем как ыштик акчаны китерсен энең, дигән.
– Ике бура бастырдым, шуларны сатып үзем түлим!
– Син аларны үзеңә атаган идең, Шәм. Үзбаш чыгам, дисең.
– Һи, балта безнең кулда, бүтәнен салырмын. Ә син укы, бырат, син башлы.
Игезәкнең ярдәменнән дәртләнгән Нурулла тиз сүрелде:
– Онытканмын, каһәр суккыры! Мин бит өйләнгән!
Ләкин Шәмсулла аның юлындагы киртәләрне берәм-берәм ишеп бара иде.
– Өйләнсәң ни! Хатының койрык мәллә? Дүрт ел әни карчык белән яшәр. Аңа бу бәхете дә җитеп ашкан.
– Күпсенмә, Шәмсулла.
– Миңа ни… Авыл кызлары тәтелдәшә. Шул буй-сыны, чибәрлеге белән баз бакасын ярәште, диләр.
– Саҗидә дә адәм баласы, аны кимсетмәгез! Колагыңа киртләдеңме?
– Киртләмәгән кая! Син дә бугаз ерма. Нервыларың тузган, тизрәк Казаныңа сыптыр, эһе.
«Көндезге бүлеккә укырга чакыралар», – дигәч, Саҗидә «синсез мин нишләрмен» дип, елап муенына сарылмады. Ул бер генә күзәнәктән яралган хиссез хатын иде, ахрысы. Ә бит Казан Нурулланы дәваламады, киресенчә, йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтте генә. Якында гына табиб студентларның тулай торагы иде. Урам аша чык та тәрәзә пыялаларын селкетеп сөрән сал:
– Туйбикә-ә-ә!
Йөзәрләгән тәрәзәнең берсеннән карабодай кырының буявына манчылган Туйбикә күзләре багар…
– Нурулла-а-а! – дияр кыз һәм, сөенеченнән аягына да кимичә, беренче катка атылыр. Тик нигәдер үз исеменең кайтавазын ишетми Нурулла. Ишетер иде дә, аңа Туйбикә кычкырмый шул…
Ял киче иде. Бүлмәдәш егетләрнең кайсы кая таралышты. Идрис аның караватына чалбар белән күлмәк ыргытты.
– Әйдә, киен! Күсе төсле үз-үзеңне кимермә, мәхәббәт колы! Туйбикәңне күреп кайтабыз!
Нурулла бу тәкъдимгә бишкуллап риза иде. Кыз белән кара-каршы утырып сөйләшсә, бәлки, бу газаплар кимер, ул тынычлап укыр. Ләкин акыл хистән көчлерәк иде. Ә горурлык баш имәс өчен тораташ катты. Гәрчә туеннан качкан Туйбикәне кичерсә дә, аңа үпкә-кинә сакламаса да, эчтә нидер бар, һәм шушы «нидер» кул-аягын тышаулаган иде.
Нурулла күлмәк-чалбарны бөгәрләп мендәр астына тыкты.
– Артык майлы ризык белән кыстама, Идрис, – дип, ул йөзтүбән караватына капланды.
Шунда тулай торакның типсәң генә ачыла, типсәң генә ябыла торган катыргы ишеге шыгырдады.
– Өйдәләрме? – Тонык