Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

Динәнең әле бер абыйсы да бар: Сәлихҗан атлы, анысы, марҗага өйләнеп, Владивосток якларында яшәп ята. Ул туйга кайтып тормады, яшьләрне туйлары белән котлап, чәчәкле телеграмма гына сукты. Туйны, өйдә кысан булыр дип, район ресторанында ясадылар. Туй кыйбатка төшәр дип, анасыннан яхшысынмыйча йөргән Нариман ялгышты: ресторанда узган мәҗлес арзанга төште һәм, иң мөһиме, ул мәшәкатьсез узды. Хәтта балдакка да акча түләнмәде: партиянең яңа чыгарган указы нигезендә балдаклар яшь өйләнүчеләргә бушлай тапшырылды. Нариман балдакны бушлай алудан баш тартып, сатып алырга талпынып караса да, Динәнең исәп-хисапны яхшы белгән атасы булачак киявен бу юләрлектән бик тиз туктатты. Туй күлмәге белән генә әзрәк читенлек килеп чыкты, аны ике мәртәбә тектерергә туры килде. Башта размеры ярамады, аннан фасоны килешмәде. Төрле гайбәт, хорафатларга ышанучылар туй күлмәге белән булган хәлне яхшыга түгел дип юрарга тырышсалар да, кияү кеше боларның берсенә дә исе китмәде, чөнки ул, ниһаять, яраткан кешесенә өйләнде һәм үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизде. Ул Динә артыннан озак йөрде, ләкин аңа кагылмады, минутлы хисләргә исереп, башын югалтмады – Динәне кияүгә кыз килеш, саф килеш алды. Өйләнәчәк кешесенә туйга тиклем тимәүне ул кыз кешене хөрмәтләү дип санады. Ләкин әзрәк конфуз да чыкты: зөфаф киченнән соң урын өстенә җәелгән ак җәймәне иртән берәү, әллә уйнап, әллә кирәк табып, кер бавына чыгарып элгән һәм аның урта бер җирендә алсу кан таплары беленеп тора иде…

6

      Нариман авыл белән авыр хушлашты.

      Калага төпләнеп урнашканчы, ул аннан тугыз-ун мәртәбә әйләнеп кайтты. Колхоздан китәргә дип гариза язганнан соң, ул озак кына тракторын тапшыра алмыйча интекте. Яраткан техникасын начар кулга калдырасы килмәде. Яхшы тракторга ике-өч кеше дәгъва кылды, нәтиҗәдә ул күрше егете Василга эләкте. Васил аңа хәтле иске ДТ тракторында йөреп маташкан, ләкин аның моторы шакылдаган иде. Нариманның «Беларус»ын эләктергәч, ул үзен кош тоткандай сизде, бик нык сөенде, күршесенә рәхмәтләр укыды. Ул Василны: «Кара аны, эчкән килеш тракторга утырасы булма!» – дип, бик каты кисәтеп китте…

      Нариман станциягә хәтле юл уңаена бара торган бер машинага утырып барды. Авылны чыккач ук, кыр буйлап өелешеп, чабышып йөргән иясез этләрне күргәч, аның йөрәге кысылып куйды. Авылда иясез этләр күбәйгәч, махсус ялланган аучылар килеп, таң алдыннан урамнарда шул мескеннәрне атып йөргәннәр. Исән калганнары исә, гомерлек курку алып, бүтән авылга борылып кайтмаслык булып, кырга чыгып качканнар. Чырт иткән тавышка да сискәнгән мескенкәйләр, инде хәзер кая барырга, кая китеп олагырга да белмичә, койрыкларын кысып, зират тирәсендә бер чарасыз тулганып йөриләр иде. «Бәхетсез җаннар!» – дип, эчтән генә сызланды егет, һәм нигәдер үзе турында да ул шулай уйлап куйды…

      Хезмәт кенәгәсен кыстырып, шәһәргә килеп төшкәч тә, ул җанына тынгылык табалмады. Дөресен әйткәндә, яратмады егет шәһәрне, күңеле белән аны кабул итмәде. Ят җир, ят кешеләр, ят шәһәр, ят урам. Белмәгән урысчаңны ватып-җимереп сөйләшергә кирәк. Тимер юл вокзалына килеп төшкәч, утырып елардай булды. Казанны белми, каланы аңламый. Кемгәдер ияреп килү әле бернәрсә, анысы җиңел, ә менә шаулап торган кала урамында таныш кешесез бер үзең