нәрсәне яшерергә була, тик вакыт дигән нәрсә бар, һәм ул барысын да үз урынына куя. Әни юк та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр генә акланмый. Еллар узгач уйлыйм-уйлыйм да әтине аңларга тырышам. Күрәсең, ул аның кайтуына актыккача ышанган, көткән, андый хурлыкны коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип тәгаен генә кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнең хәлебез авыр, бик тә авыр иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек иде, ярдәм булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин… мораль яктан… ничек диләр әле… рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына да түгел, обидно иде, до слёз обидно… Без бик горур нәсел, без бу хәлгә бик нык хурландык. Урамда да, мәктәптә дә… Ух… шул вакытларны искә аласым да килми! Төпчегебез Мөһипнең: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» – дип, әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды соң безгә? Кемнең шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта… – Назыйм, бер мәлгә сүзсез калып, күз яшенә буылды…
– Әйе, – дип, йомшак кына дәште Нариман, дустының күңелен яраламаска тырышып.
– …әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнең алда күз яшьләрен күрсәтте… Елый… бахыр… үкереп елый… аңа кушылып, без дә елыйбыз… өелешеп… чатта… ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без аның барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы апамның шатлыклы йөзендә, әтинең сагышлы күзләрендә күрдек…
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте, дус итте. Кем беләндер үзеңнең бар булган кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашырга да кирәктер бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп булмый.
– Авылга нишләп бер дә кайтмыйсың? – дип сорады ул бервакыт Назыймнан.
– Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды…
– Иске булса да, йортың тора бит, нигезең тора. Аның янында хәзер яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә шунда очраштык…
– Ишегалды ничек? – дип кызыксынды Назыйм.
– Элеккечә…
– Элеккечә булалмый инде…
– Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
– Ат арбасы торамы?
– Тора.
– Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде, мескен…
– Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм…
– Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсеңме, ә?! Әче су аласыңмы?! – диде Назыйм. Аның күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп алды…
– Эчмәгәнне беләсең бит инде! – дип, җилкәсен җыерды Нариман.
– Ә… оныттым, гафу ит…
– Теләсәң алып керәм!
– Кирәкми! Шулхәтле тинтәк түгел лә мин, берүзем аракы эчеп утырырга…
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларёкка кереп качмакчы иде,