аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады. Иртән ул, хушлашмыйча-нитмичә, авылына кайтып китте. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны туктатмады һәм үзе дә аңа иярмәде.
Динә Гаврилин янына барыбер барды. Ире аны соңыннан гына белде.
Кала белән бөтенләйгә саубуллашу булмады бу, Нариман ике көннән соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, сменада булып чыкты. Эчендәге сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне – Сәлимне эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында хезмәт иткән (органнарда), инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып, тыныч кына яшәп ята…
– Мин аны эчеп юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, – дип башлады ул сүзен. – Ялгышканмын. Аңа үз яшен дә биреп булмый, шактый яшь күренә…
– Ниндирәк кеше соң ул? – дип кызыксынды Нариман.
– Нинди дип әйтим икән… Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел, ул бер кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы… Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап, көйләп кенә тора, күрәсең…
– Хатыны юкмыни?
– Юк, үзе генә яши. Ниндидер бер хатын, һәр көн килеп, ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә – зал, икенчесендә – йокы бүлмәсе, өченчесендә – китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том… әйтсәм әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган гына прусты… коллекционер…
– Ничек таныштың?
– Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый идем. Әтинең сүләве буенча. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әни әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм», – дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көнне тагын килдем. Күрәм: тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган. Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен, бугазына басып аласы калган ла шул хайванның!
Назыйм… Миңназыйм… гади бер авыл кешесе. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән ир-ат шул бәдбәхет турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде…
– Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, – диде ул, – мин ул бәндәне шушы шакшы, җансыз калага охшатам. Ие, нәкъ шулай. Кала безне – саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга – иблис кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк,