Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

Аның кысмырлыгы турында авылда легендалар йөри иде. Аның шундый сыйфатына түзә алмаган малае Сәлимҗан да, атасыннан гарык булып, авылдан чыгып качты, Себер якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйның бер яраткан сүзе бар, ул «Бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм!» дигән гакыллы сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Аның банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мең сум совет акчасы яткан. Динә шуны соңыннан, иле таралып, банкта акчалары янгач кына белде. Шуның бер кенәгәсен бирсә дә, яшьләрнең торак мәсьәләсе хәл ителер иде юкса. Ләкин бирмәде, күрәсең, абзыйда саранлык көчле булган.

      Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнең каенанасы Хәлимә ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасының банк кенәгәсен табып алды. Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый зур күләмдә җыелган. Хәлимә, банкка барып, ул акчаларны үз исеменә күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул акчаларны аларның алларына чыгарып салды да: «Мәгез, балалар, алыгыз, кирәкле җирегезгә салыгыз», – диде. Яшьләрнең сөенеченнән башлары күккә тиде…

      Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Аның өчен иң элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне иң элек җитәкчелек бирә. Директор – катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Аның Гаврилин исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шуның аркылы хәл итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, аның сүзен сүз итә. Гаврилин: «Була», – дисә булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә тора белә. Аның шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, фатир гозере белән аңа күбрәк хатын-кызлар йөрде. Билгеле, бу үзенә бертөрле уен гына иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә дә алмагандыр, билгеле. Шуны аңлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк уйнап карарга булды. Һәм беркөнне…

      Ә беркөнне гүзәллек салонына (иң кыйбатлысына!) барган Динә танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп, химия ясаткан һәм соңгы мода белән киенгән хатынын күреп, Нариман чак кына егылмады.

      – Нишләдең син?!

      – Ошыймы сиңа?! – Динә ире каршында боргаланып, бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде аның. Ләкин шултиклем чибәрлек, матурлык кирәк иде микән соң аңа?!

      – Ошый… тик…

      – Ни булды?!

      – Бу курчак уены ниемә?

      – Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына.

      – Нинди уен?

      – Иртәгә мин бер кеше янына барам…

      – Кем ул?

      – Гаврилин.

      – Шаяртасыңмы?

      – Юк, чын.

      – Нигә?

      – Фатир сорарга.

      – Ә нишләп аңардан?

      – Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә.

      – Ә нигә шулай киендең соң, ясандың?!

      – Ничек?

      – Обизиян