синең чәчеңнән тартып интектергән бит әле.
Әлфия көлде.
– Ул чагында чәчемнән тартып кына җиңә алды бит ул мине. Шуклыгым белән теңкәсенә тигәч нишләсен…
– Бөтенләй җиткән кыз булгансың. Килеп эндәшмәсәң, танымый да идем.
– Ә сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез.
Әлфия әти-әнисе белән моннан берничә ел элек чит илгә киткән иде. Шуңа күрә кызны монда күрү бераз гаҗәбрәк тә.
– Сез Казаннан киткән идегез кебек?
– Мин укырга керү өчен кайттым Казанга. Медицина институтына.
– Әти-әниеңнән башка яшәве кыендыр бит?
– Минем әти-әнием монда да бар бит, – дип көлде Әлфия.
– Алай икән…
– Айнур да студенттыр?
– Әйе, ул экономист булмакчы.
– Миннән аңа сәлам әйтегез, Рәхимә апа!
– Әлбәттә, әйтермен. Рәхмәт! Бәлки әле, үзегез дә бер күрешерсез…
Рәхимә хаклы булып чыкты. Әлфия белән Айнур икенче көнне үк очраштылар. Һәм дуслыктан башланган мөнәсәбәт ике арадагы яратуга әйләнде дә куйды. Ана кеше ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Чөнки беренче мәхәббәт бик сирәк очракта гына ике араны гомерлеккә бәйли. Ә аерылышу сагышы, тәүге тетрәнүләр хатирәсе гомер буена җиткәнен Рәхимә үзеннән белә. Булды аның да тәүге тетрәнүләре, якты сагышлары. Әмма алар аңа алга таба яшәргә һич тә комачаулык итмәде кебек.
Бераз вакыттан соң Рәхимәнең юраганнары юш килде. Беркөнне аңа Әлфия шылтыратты.
– Рәхимә апа, миндә бер яңалык бар бит әле, – диде ул.
– Кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?
Әлфия чын күңелдән көлде.
– Миңа дигән егетләр тумаган, туса да үсмәгән, мич алдында борчак чүплиләр.
– Егетләр кызлардан соңрак өлгерә анысы. Аның каравы, хатын-кыз иртәрәк картая.
– Бөтен авыр эшне хатыннарыннан эшләткәч, картаялар инде… Беләсеңме, Рәхимә апа, мин Айнурга бик тә охшаган бер егетне күрдем бит әле.
Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.
– Шуннан? – диде ул.
– Мин аның белән Айнур дип сөйләшә башлаган идем, ә ул миңа карады да катты. Бер сүз дәшми. Шунда ялгышканымны аңлап алдым.
– Кайда күрдең соң син аны?
– Шахмат клубында. Айнурга сюрприз ясамакчы идем. Үзен очрата алмадым, аның каравы, копиясе белән таныштым.
– Аптырарлык берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.
– Бер клубка йөргәч, аны Айнур да беләдер.
Сүзнең кем турыда баруын бик яхшы аңласа да, Рәхимә:
– Исеме ничек соң? – дигән булды.
– Мин шулхәтле аптырап калдым, исемен сорарга да онытканмын.
Улында клуб кайгысы түгел, имтиханнар биреп йөрүен белсә дә, Рәхимә сорарга булды:
– Ә Айнур юк идемени?
– Ул көнне, көтсәм дә, Айнур клубка килмәде шул…
Айнурдагы үзгәрешне Рәхимә бер карауда ук сизде. Нәрсәнедер югалткан, балтасы суга төшкән кебек иде ул.
– Йә, нинди күңелсезлек килеп чыкты? – дип сорады ул улыннан.
Айнур аңа гаҗәпләнеп карады.
– Әни, әллә син күрәзәче инде?