әйткәндә, Әлфия егетләр игътибарына аптыраган кызлардан түгел. Шуңа да зурлар кебек фикер йөртүчән, тормышта үзенә ни кирәген яхшы аңлаучы Азатның үзенә битарафлыгы кызның мин-минлегенә нык тиде. Һәм ул, егетне ничек булса да үзенә каратуны максат итеп, чын-чынлап шахматны өйрәнергә булды.
Айнур өенә кош тоткан кебек сөенеп кайтты.
– Азат белән икебезне шахмат командасына алдылар. Без тиздән бүтән шәһәрләргә дә йөри башлаячакбыз, – диде.
Рәхимә бер сөенде, бер көенде.
– Улым, ә укуың нишләр соң? – диде.
– Әни, ярышларны укуга зыян китерерлек итеп оештырмыйлар. Алар өчен каникуллар бар, – дип тынычландырды аны улы.
– Ярышларга йөрү өчен акча каян алырбыз?
– Анысы хәл ителгән, әни. Безнең клубның химаячеләре бар. Чыгымны алар күтәрә. Ә аннан соң без үзебез дә табыш китерә башлыйбыз. Клуб безгә зур өметләр баглый, – диде Айнур ныклы ышаныч белән.
Әлфия дә, ярышка бару юлларын эзләп, егетләрнең химаячесе булырга ризалашкан Хәйрия Хәеровнаны эзләп тапты. Ул ханымның кыз кечкенәдән «әни апа» дип йөрткән үги әнисе икәне беленгәч, мәсьәлә Әлфия файдасына хәл ителде.
Шахмат белән мавыгу егетләрнең укуына зыян китермәде. Ләкин көннәрнең берсендә Айнур өйгә бик күңелсезләнеп кайтты.
– Улым, ни булды? – диде Рәхимә, борчылып.
Берни дә әйтмәскә уйлаган Айнур түзмәде:
– Мине ярышка алмадылар, – диде.
– Нишләп?
– Тренер Азатны кулайрак тапты. Ничек шулай була инде, әни? Шахмат уйнарга мин өйрәттем бит аны!
– Азат ни ди соң?
– Уңайсызлана. Хәйрия Хәеровна безнең икебезне дә ярышка алып барырга кушты. Тик барыбер… Мин Азаттан начар уйнамыйм. Харап икән, ничья буласын белгәндә, уенны тизрәк бетерәм, имеш. Ул бит ярышта түгел. Әллә, чынлап та, ярыш вакытында уенны ахырына хәтле җиткерергә түземем җитмәс дип уйлый инде?
Рәхимә, улының соңгы сүзләрен тыңлап бетермичә:
– Нинди Хәйрия? Кем ул? – дип сорады.
– Безнең химаячебез. Ул безнең клубка ире белән акчалата ярдәм итә.
Хәйрия… Әйтәм, бу арада төшләре дә әллә нинди аның. Күңеле юкка шикләнмәгән икән. Акчасы күп икән, ятимнәр йортына бирсен. Бала кирәк булган аңа, бала. Ташлап китмәскә иде, алай булгач.
Хәйриянең Айнур белән Азатка катнашы барлыгына шик калмады. «Теге чагында зур суммада акча… Ә хәзер – химаяче… Акча белән кызыктырып, балаларын тартып алмакчымы әллә?!» Мизгел эчендә Рәхимәнең башыннан шундый уйлар үтте.
– Тренер хаклыдыр. Ул кайсыгызның ничек уйнавын күреп тора бит. Барсын Азат, уйнасын. Киләсендә син барырсың…
– Бу ярышта миңа булырга кирәк. Анда Әлфия дә бара…
– Кызлар командасы белән ярышасызмы?
– Юк, кызлар аерым уйный. Азат үзе генә булса, минем турыда Әлфия ни уйламас?
– И улым, юкка борчыласың. Шахмат уйныйсы килгәнгә йөримени ул? Теләгенә ирешү белән үк, сезне ташлаячак. Бер җиңел акыллы кыз өчен дустың белән көрәшәсеңме?
Улы белән сөйләшкән арада Рәхимәнең башына «Ул Хәйрия Хәеровна