Айварга аерылышырга тәкъдим итте. Ир бөтенләй югалып калды.
– Акылыңдамы син? – диде ул.
– Акылымда мин! Болай яшәве авыр. Бу хәлдә мин сиңа ник кирәк? Башка хатынга өйлән, балалар үстер! Тик мин синнән балага уза алмыйм! Тәнем дә, җаным да сине чит итә! Бала турында сүз дә булырга мөмкин түгел, шулай булгач!
Айвар белә, ул бу сүзләрне гаҗизлектән әйтә. Әгәр дә балага уза калса, хәл бөтенләй бүтән төс алыр иде. Карынындагы бала тумас борын ук яраттырыр, тугач, җанын да кызганмас иде. Тик моңа хатынының җаны да, тәне дә каршы килә. Бу хәлдән чыга алмаудан гаҗиз иде ул. Ниһаять, бер карарга килеп:
– Болай яшәп булмый, – диде ул. – Миннән табасың килми икән, бүтән донордан тап. Хәзер күп кенә гаиләләр шул ысул белән бала алып кайта бит. Андый гаиләләр бездә дә аз түгел.
Ике дә уйлап тормастан, Хөмәйрә ире белән килешеп баш какты.
«Тигез гаилә» дип аталган медицина үзәгенә алар шулай килеп эләктеләр.
Медицина үзәгендә алып барылган процедуралар да аларны куандырырлык нәтиҗә бирмәде. Әйтерсең хатынның тән күзәнәкләре бөтен ирләргә дә каршылык күрсәтеп, артык якынаймас өчен чик куйган иде.
Камалов үткәргән тәҗрибәләрдә мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шул сәбәпле табигатьнең бу феномены алдында үзләренең көчсезлеген танып, Әскияровлар гаиләсенә бүтән юллар эзләргә кирәген әйтергә әзерләнгәндә генә, бер пробиркада үзгәреш бар кебек тоелды. Игътибар беләнрәк карагач, пробирканы аерып куярга булдылар. Менә сөенеч, ханым бу донорның күзәнәкләрен кабул иткән, һәм яңа тормыш барлыкка килгән иде.
– Донорның кем, нинди милләттән булуын һәм нинди генетик сыйфатларга ия булуын ачыкла, – диде Камалов ассистенты Булатка.
Егет, тиз генә компьютердан тиешле информацияне табып карагач, нәрсә әйтергә белмичә аптырап торды.
– Нәрсә, берәр негрмы әллә? – дип шаяртты профессор.
– Бу бит…
– Йә, тизрәк әйт инде.
– Донор – мин…
– Котлыйм! Димәк, тиздән әти булачаксың!
– Мин аның иренең һәм үземнең канга генетик анализ ясап карадым. Каннарыбызның кан кардәшләрнеке кебек булуын күрсәтте анализ.
– Гаҗәпләнерлек берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.
– Тик мондый охшашлык…
– Син мондый анализларны бер генә ясамыйсың инде. Бөтен донорлар арасыннан үзеңнең кан-кардәшләреңне эзләвеңне туктатырга вакыт. Африкадан килгән негрның да каны синеке белән тәңгәл килүе бик мөмкин. Өйләнгәч, бер генә бала белән кала күрмә. Балаларың синең кебек кан аша туган эзләп интекмәсен. Бердәнбер бала булуыңнан килә бу.
Студентларның тәҗрибә өчен үз биоматериалларын файдалану очраклары булса да, Булат өчен бу көтелмәгән хәл булды.
– Шулай да бу бик сәер…
– Синең биоматериал ничек килеп керде соң әле алар арасына?
– Мин болай гына, сынар өчен генә…
– Ишкәнсең икән ишәк сыңарын… Ярар, уңышсыз тәҗрибәнең уңай ягы да бар. Хатын бөтенләй үк кысыр да түгел. Хәзер