Авыз ачып сүз әйтә алмады.
– Сөйләшик, – диде ир.
– Минем синең белән сөйләшер сүзем юк кебек.
Сөйләшү өчен уңайлырак урын эзләп, Нәсих як-ягына күз ташлады һәм:
– Бакча эчендә утыргычлар бар, шунда керик әле, – диде.
Хөмәйрә сүзсез генә аңа иярде. Ир сөйләшүне бик җитди башлап җибәрде:
– Нигә дип каргадың мине, Хөмәйрә? – диде ул.
– Ник икәнен оныттыңмыни?
– Без бит балалар гына идек! Нәрсә эшләгәнемне аңларлык идеммени?
– Әти-әнигә әйтергә ярамаганын белә идең бит!
– Җүләр булганмын. Зинһар, гафу ит! Сиңа зыян килерлек берни эшләмәдем бит!
– Ә мин үземә гел җирәнеп карадым, әле дә арынып җитә алганым юк.
– Мин дә зур җәза белән гомер итәм. Укыдым, дәрәҗәләргә ия булдым, ә гаиләдә бәхетем юк.
– Нишләп булмасын? Өйләнгәнсең, балаларың да бар.
– Җаным авырта минем. Бер генә тынычлыгым да юк. Ут эчендә яшим кебек. Синең каргышың тыныч яшәтми мине, ахры? Кигән киемемнең – рәхәтлеген, җылысын, ризыкның – тәмен, тормышның ямен сизмим. Тыштан караганда, барысы да бар югыйсә.
– Миннән түгел, Аллаһы Тәгаләдән гафу сора. Үзем дә, шуны сорап, аңа ялварам.
– Чынмы?
– Миңа да бу йөк белән яшәү җиңел түгел… – Бераз сүзсез торганнан соң: – Әйтер сүзең шул идеме? – диде Хөмәйрә.
– Әйе.
– Ярый, алайса, хушлашыйк.
– Хуш. Тыңлаганың өчен рәхмәт!
– Әйтмәсәң дә ярый.
– Балага күз салыйм әле? Рөхсәт бирәсеңме?
– Менә анысы кирәк түгел. Мине караганың да җиткән.
– Минем улыма ун яшь. Синең каргышың аңа да төшмәсә ярар иде дә…
– Белгән булсам, каргамас идем. Ул бит уртак төшә. Кабул булган каргышның яртысы миндә бит инде. Мин дә ничек яшәргә белмим. Ә яшәргә кирәк.
Көтмәгәндә Нәсихнең күзләре яшьләнде.
– Нинди шайтан котыртканын үзем дә аңламыйм! Олылар булып тәмәке тартып карадым, әти булып уйнадым. Нигә миңа күз-колак булмаган берсе дә?!
– Синең кебек акыллы баланы күзәтергә башларына килмәгәндер. – Хөмәйрә башка төрле юатырлык сүзләр тапмады. – Син рәхәтләнеп укып, яшәп ятканда, беләсеңме минем нинди хисләр белән яшәгәнемне? Мин бит бала булыр, әниләр ирсез бала тапкач ни әйтер, кеше күзенә ничек күренермен, дип ут йотып яшәдем. Сорашыр кешем дә юк иде. Инде оныта башлаган идем, нигә килдең? Күрәсеңме, мин хәтта елый да алмыйм, яшем катты, син миндәге хатын-кыз булу шатлыгын үтердең! Күрә алмыйм мин сине! Ничек телисең, шулай яшә! – Хөмәйрә учы белән йөзен каплады, ирексездән күз яше атылып чыкты. Ул үзенең гөнаһсыз бала чагын хәтерләде, шул бәхетле елларны сагыну хисе үзәген өзеп үтте, һәм араларына кара елан булып кергән уен булмаса, каршында басып торучы ирнең күкрәгенә сыенып, үзен юаттырган да булыр иде. Ләкин тыелып калды.
– Миңа яшәве җиңел идемени? – диде ир. – Усал ниятем юк иде. Шулай тиештер дип уйлаганнан гына. Син хәтерлисең микән, мәктәптә фототүгәрәк эшли иде. Түгәрәкнең җитәкчесе безне беркөнне өенә чакырды. Аңарда