хатынын ялгыз калдырып, аркага биштәр асып, ничек авылга кайтып китмәк кирәк?! Адәм рәтле юлы булса бер хәер! Язын-көзен тездән былчырак ерып, тузан-туфракка батып, мең мәшәкать чигеп авыл юлын таптауны аңлый алмый йөдәде ул! Карт анасы, әлбәттә, бердәнбер улын көтә, сагына. Монысы белән килешеп була. Улын ялгыз башы үстергән, укыткан, кеше иткән. Ана хакы бар – бусын да санламый булмый. Әмма япа-ялгыз түгел ич анасы, өч-дүрт чакрымдагы күрше авылда кызы – Идриснең апасы яши ләбаса! Оныклары килеп-китеп йөри! Юк, аңлый алмады Кәримә авыл дип җенләнгән ир холкын! «Бәлки, сөйгән яры, беренче мәхәббәте шунда калгандыр, аны сагынып авылга ашкынадыр» дигән шик-шөбһә җанын әз талкымады. Көнләшү-үртәлүен күрсәтеп тормышларын ямьсезләмәслек акыл бар иде аңарда. Түзде. Чөнки ярата иде ул Идрисне. Чөнки аны яратмау мөмкин түгел иде. Сөйкемле сөяге бармы – әллә нинди сихерле тарту көче биргән аңа Ходай. Тыштан кырыс, олпат ир-егетнең күңеле нечкә-нәзберек… Моны да белә Кәримә. Әгәр нахак сүз әйтеп рәнҗетсәң, күңеле кителәчәк. Аркан белән бәйләп тә тота алмассың аны ул чакта. Теш кысып булса да килешкән иде авыл белән кала арасында киләп сарып йөрүенә. Кысан тулай торактан котылып, искерәк кенә өч катлы йортта ике бүлмәле фатир алып күченгәч, тормышлары үзгәрер сыман тоелган иде. Тик берни үзгәрмәде. Идрис һаман шул! Атна ахырына таба кыбырсый, юлга әзерләнә.
Бакча артындагы чишмә, томан астында җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлары төшенә кереп йөдәткән бер ул гынамы?! «Тора-бара дөнья баса. Идрис тә авыл юлын таптаудан туяр, ял көннәрендә икәү култыклашып кино-театрларга, кунакка йөрербез» дип, күпме көтте Кәримә. Тик өмете акланмады.
– Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның? – дип ирештереп тә карады.
– Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсәң иде! Чыннан да бал сөрткәндәй! – дип куанып, хыялый елмая Идрис. – Әти утырткан бит аларны! Гүя тупылларга кадәр аның кул җылысын саклый! – Монысын моңсуланып өсти. Һәм бәләкәй якка – эш бүлмәсенә кереп бикләнә. Икегә бүленгәндәй талкынып яшәвенә кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган яңгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен җуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты юк.
– Синнән күпкә кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!
Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:
– «Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!»
– Син бар бит, син! Ходай биргән талантың бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту-китүләрне! Барысын онытып, фәнгә генә җигелергә кирәк!
Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый шул авылын. Мал-туар да тотмый инде. Кыен, дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң… Яшь үсентеләрен, төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр! Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый анысы. Әрәмә байлыгы – гөлҗимеш, балан куаклары – тамырдан үрчи. Өй тирәсендә чия, сирень чәчкә атып утырса…Бала-чага куаныр иде.
Хатыны