ла… – Идрис йөз пар күз текәлгән аудиториядә һәр көн лекция укый, каушау, югалып калуны белми. Ә монда тотлыкты. Шикчел, явыз күз карашы, агайның ирен читенә эленгән мыскыллы елмаюы каушатты. Балачактан китек күңел, яралы җан гаделсезлек белән очрашканда сыкрый-әрни иде шул.
– Агач утырта, имеш! – дип, каһкаһәле көлде агай. – Ә монысын – мин утыртып куйганын ни эшләтәсең? – Чүп үләне арасыннан моңарчы күренмичә торган, талгын җилдә саз каены сыман сыгылып утырган зәгыйфь үсентегә калын сары тырнаклы бармагы белән төртеп күрсәтте: – Сездәй имансызларга ышансаң, үсеп утырган агачны көрәк белән кисеп ташларга да күп сорамассыз. Ә син, иптәш интеллигент, беләсеңме, Ходай биргән үсемлекнең җанын кыю… Кулың корыр, диләр иде элгәре!
Ирек куйсаң, яңа утырткан агачларыңа көн күрсәтмичә, бар дөньяңны басып алырга әзер әрсез америка өрәңгесен – сыек буынлы үсентене – Идрис абайламаган да икән. Гаҗәп, ник зурлап, хөрмәтләп маташа әле агай чүп арасында, үзе дә чүп мисалында йөргән өрәңгене? Ышанамы сүзе хаклыкка, юри Идрисне ирештерүдән тәм табамы – белмәссең!
– Балан сатып баючы сәүдәгәр! – дип көлде күршесе. – Ә син беләсеңме суң, спекулянтларга закуннар каты бит безнең илдә!
Була шундый кешеләр – сүзен сүз итәр өчен, башын кисмәгә бирергә риза. Тик екмасыннар гына аның сүзен – үрдә булсын. Ә үзенең урыны түрдә. Кемдер үзеннән уздыра, әллә кем булган, дип шикләнсә, йокысы кача. Зыялы, укымышлы милләттәшеннән үлеп көнләшә торган кара эчле адәм – бер Әхияр генә түгелдер. Идриснең чыгышын, «халык дошманы улы» дигән нахак исем күтәреп, үртәлеп яшәгәнен белә ул! Бер яктан ич алар, якташлар! Җәелеп сөйләшеп утырырга вакыты булмаса да, чамалаган иде Идрис: Сәхипгәрәй улы дигәнне ишетүгә, карт йөзеннән күләгә йөгереп үтүе тиккә түгел, сере бар!
Йөз-кыяфәте атасына тарткан Идрисне йортта күрүгә үк төсмерләп алды Әхияр. Булса да булыр нәселләре белән мактанчык, борынлы, тәкәббер! Шәриктәшеннән көнләшеп шикаять сырлаганда, ул, әлбәттә, әләк адәм үтерер дигәнне уйлап тормады. Куштан булганга куштылар – үтәде. Суга төшкәндәй юкка чыкканына да аптырап тормады, заманы шул булгач. Борын асты кипмәгән улы калды… Әнә кем булган! Әле ярый танымый. Институтта укыта, имештер. Көнчелек корты әллә кайсы күзәнәкләрен ертып үтте.
Идрис ачу белән көрәген җиргә атты. Ташка тидеме, сабы шартлап сынды. Кәримә үгетләп-җайлап караса да, кабат көрәк сабына тотынмады Идрис. Ишегалдын гөлбакча итү хыялыннан биздерде аны күршесе.
Ә өрәңге әрсез дә соң! Мине сөймиләр дип үпкәләп тормый. Җәелеп, тармакланып үсүен белә. Ел саен өскәрәк үрмәли.
Әхиярнең хәйләсен төшенде Кәримә. Сирень, чия утыртсалар, беренче кат тәрәзәсенә күләгә төшәр иде. Өскә үрләгән өрәңге ботагы, өченче катка үрелеп, әнә тәрәзә кага.
«Йоклап кына китсен, белермен мин сине нишләтергә!» Кәримәнең сукранганына карап кына өрәңге балконга орылып-сугылып шыкырдаудан туктамады, әлбәттә. Әмма хатын үзе тынычлангандай булды.
Гарьчел-рәнҗүчән димәктән…
Гәрчә язмышы