эчкән тәҗрибәле укытучы өчен кызлар төшенеп җитмәгән мисал-мәсьәләне шәрехләп бирү – җан рәхәте. Айсылу белән Алмазия аңа шулкадәр ияләште, «апа» дип үлеп торалар. Кайчак ул үзе аларга кереп утыра. Киңәшен дә бирә. Әҗәтен ваклап-ваклап түләвеннән Шәмсиянең очын очка көчкә ялгавын аңлаган иде ул. «Бурычлы булам, дип, бер дә борчылма. Күрше бит без, – диде. – Иртән торуга, уң як күршеңә сәлам бир, хәлен белеш. Ул да күршесенең хәлен белешсен. Изге теләкләр теләсен. Шулай итсәң, тылсымлы түгәрәк хасил була. Шул тылсымлы көч ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклый, дип ышанган безнең бабайлар. Без дә шуларча – тылсымлы түгәрәк булып яшик әле», – дип, чишелеше күрелмәгән мәсьәләгә нокта куйды. Их, укытучыларның һәммәсе Мөслимә апа кебек булса икән!
Имтиханнарын әйбәт тапшырды кызлар. Укырга да керделәр. Бурычлы үлми, чирле көн күрми. Бурыч, әҗәт – икәве бер мәгънәгә ия ләбаса! Шәл сатучының юмалап: «Әҗәткә кереп булса да алырсың. Затлы мал, бүләккә бер дигән!» – диюе әллә никадәр уйлар өермәсен кузгатты әнә. «Күчтәнәчем зур түгел, зур итеп ал», – дип, Мөслимә апалары янына керергә бер сәбәп кенә бу югыйсә. Әҗәткә бер кыерчык ипи, бер йомарлам май теләнеп йөргән чаклар онытылды, шөкер. Һәр иртәдә күршеңә сәлам бирү гадәте дә онытылып бара түгелме? Вакыт җитми. Әллә күңелме?.. Тылсымлы түгәрәк юкка чыкса, ни аяныч!
Укытучы һөнәрен сайлаган яшьтәшләренә кызыга Зөмәрә. Күзен сиңа төбәп, авызыңнан чыккан һәр сүзне йотарга торган нарасый, садә чагы бар бит кешелекнең – балачагы. Хәер, көн үтсенгә йөрүчесе дә очрый укытучылар арасында. «Мир баласына, аннан да битәр кырыкмаса кырык холыклы ата-анага ярау җиңелме?» – диючесе. Бигайбә, ул да кеше бит, дисең…
И гомер! Шәмсияләре дөньяга килүгә, ире пианино алып кайтып шаккатырган иде. «Бу нишләвең, утырырга өстәлең юк, кредитка пианино алгансың», – дип аптыраган иде ул. Ә ире: «Дөнья малы качмас, өстәл-караватсыз яшәмәбез, карчык. Ә монысы… гомерлек хыял», – диде.
Малай чакта гармунчы булырга хыялланган ул. Әтиләре сугыштан кайтмаган. «Үскәч, үзем алырмын» дигән өмет яшәткән ятим баланы. «Гармун телләрен биетергә соңардым, ә инструмент кызларга да ярар, дидем». Кем белә, әтисе исән булса, Шәмсияләре дә, бәлки, оста пианист булып китәр, хөрмәт-дан казанган булыр иде… Колагына аю баскан кыз түгел ул. Көй-моңнарны нечкә тоемлый, күңеле тулы хис, җыр, моң… Татар көйләрен үзлегеннән өйрәнде әнә. Музыкант язмышы язмагандыр шул. Биш яше тулуга, музыка мәктәбенә бирде Шәмсиясен. Йөрүләре җайлы түгел, урам аша чыгасы. Озатып, каршы алып, кызны җитәкләп йөрердәй әби-чәби юк. Дәрескә соңарган чаклары булгалады. Шуңамы музыка укытучысы яратып бетермәде аны. Әз генә ялгыштымы – шалт бармакка. Каушаудан кыз тагын ялгыша. Бармакка тагын шалт итеп линейка кырые килеп төшә! Бәлки, аның үзен шулай кыйнап өйрәткәннәрдер, шуңа ияләшкәндер. Шәмсия күнегә алмады мондый алымга. Елап-ялварып: «Йөрмим музыкага!» – диде. Музыка укытучысы – кызны, ул укытучыны ник шулай сөймәс булды? «Быелга ял ит, аннан күз күрер…» – дип килештеләр өйдә. Калган эшкә кар ява. Укытучы үзе биздерде кызны музыкадан.